+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 гыйнвар 2024, 05:05

Мәскәүдә Башкортстанның халык иҗаты атналыгы башланды

«Башкортстанның тере традицияләре» (0+) халык иҗаты атналыгы «Россия» халыкара күргәзмәсендә үтә.  

Мәскәүдә Башкортстанның халык иҗаты атналыгы башландыМәскәүдә Башкортстанның халык иҗаты атналыгы башланды
Мәскәүдә Башкортстанның халык иҗаты атналыгы башланды

16-21 гыйнварда ВДНХда Башкортстан Республикасы стенды территориясендә башкорт халкының милли мәдәниятен һәм традицияләрен күрсәтүче программа узачак, дип хәбәр итә “Республика Башкортостан” гәзите (https://resbash.ru/news/kultura/2024-01-16/na-vdnh-v-moskve-nachalas-nedelya-narodnogo-tvorchestva-bashkortostana-3605032).

Милли костюм, курай, атаклы тарихи кораллар, башкорт осталарының декоратив-кулланма сәнгате әйберләре презентацияләре көтелә.
Күргәзмә кунаклары өчен башкорт хатын-кызлары баш киеме, түш бизәкләре, традицион бизәнү әйберләре, башкорт шәле, курчаклар, тирегә басу, чигү, тукыма һәм киез ясау буенча осталык дәресләре оештырылачак.

Ә 19 гыйнварда осталык дәресләрендә катнашучылар өчен кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Җиңүчеләр башлык-чернобурка, эксклюзив мамык шәл һәм башка призлар яулый ала.

- Халык иҗаты атналыгы — башкорт халкының тарихына һәм мәдәниятенә, хезмәт сөючәнлегенә, яхшы гаилә традицияләренә һәм кунакчыллыкка нигезләнгән төбәкнең уңышларын бөтен илгә күрсәтү өчен тагын бер яхшы мөмкинлек. Үткәннәрсез киләчәк юк, һәм безнең стенд-космолет моны мөмкин кадәр яхшырак позицияли: интерактив технологияләр монда тарих, халык зирәклеге һәм халык иҗаты белән янәшә тора, үткәннәр һәм киләчәк казанышлар арасында күпер булып тора, — дип билгеләп үтте республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Фото Башкортстанның мәдәният министрлыгыннан.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас