+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 гыйнвар 2024, 09:00

Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...

Милли әдәбият музеенда халык язучысы Марсель Сәлимовның юбилее билгеләнде.

Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...
Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...

Башкортстан Милли музееның филиалы — Шаһит Ходайбирдинның йорт-музеенда республикабызның халык язучысы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры Марсель Сәлимовның күркәм юбилее уңаеннан матур чара үтте.

“Әйттем-бетте!” дип аталган бу очрашу юморга, нәфис сүзгә, җылы аралашуга, кызыклы хатирәләргә һәм җыр-моңга бай булды.
Милли әдәбият музее исеменнән сатирикка Рәхмәт хаты һәм гөлләмә тапшырылды. Музей хезмәткәрләре язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган фәһемле күргәзмә оештырган, матур бәйрәм программасы әзерләгән. Зур экранда сатирикның эксклюзив бүләкләре, кулъязмалары, китаплары, фотосурәтләре күрсәтелде. Язучы үзе аларның һәркайсына аңлатма биреп, үткәннәренең гүзәл мизгелләре хакында сөйләде. Мәсәлән, беренче халыкара бүләкне ул 1996 елда Болгариядә алган, 1997 елда — билгеле юморист Евгений Петросян, ә 2004 елда легендар Михаил Задорнов белән очрашкан. Мәктәп укучылары, съездларда язучылар белән төшкән фотолары, берничә телдә нәшер ителгән китаплары, буклетлар, төрле журналларда, альманахларда чыккан әсәрләре, билгеле шәхесләргә язган хатлары — барысы да язучының гомер бәйрәменә җыелучыларга матур итеп күрсәтелеп, әдипнең нинди чагу һәм бай иҗат юлы үткәненә янә бер кат инандырды.

“Аның кебек оста итеп кешедән көлә белмим” — бу Мостай Кәримнең Марсель Сәлимов турында әйткән сүзләре. Олуг әдипнең сатирикның алтын юбилеенда 25 ел элек ясаган оста чыгышы да экранда күрсәтелеп, һәммәсендә бераз моңсу елмаю уятты.
Ә менә Равил Бикбаев Марсель Сәлимовны “мәшһүр көлдерүчебез” дип атаган — экранда күрсәтелгән күренекле шагыйрьнең сатирикның 60 яшендә ясаган чыгышы да алкышларга күмелде.

Әйе, сатирик — көлдерүче, тормышның җитешсез якларыннан оста итеп көлә белүче. Ләкин көлдереп һәм көлеп-елмаеп кына йөрүче бу сүз осталарының язмышы гадиләрдән түгел, чөнки усал көлү барысына да ошап та бетмәскә мөмкин. Марсель Сәлимов бу уңайдан музейдагы күргәзмәдән кайчандар көлдерә белүен ошатмаганнарның аңа ташлану нәтиҗәсендә ертылган таныклыгын да алып күрсәтте...

Әлбәттә, чарада искә алулар гына түгел, “тере чыгышлар” да бихисап булды. Юбилярны хөрмәтләп килгән дуслары, иҗатташлары, хезмәттәшләре, иҗатын сөючеләр — һәммәсе дә ихлас сүзләрен җиткерергә ашыкты. Язучы-сәяхәтче Камил Җиһаншин, журналистика ветераны, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнил Кодакев, билгеле журналист, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының әдәби мөхәррире Алик Шакиров, галим, язучы һәм журналист Нияз Сәлимов, "Ағиҙел", “Һәнәк” (Марсель Сәлимов күп еллар бу журналның баш мөхәррире булды) журналлары һәм республикабызның тагын күп басмалары вәкилләре һәм башкалар сатирикка ихлас теләкләрен әйтте. Иҗатташ дуслары юбилярның каләме үткен, үзенең оптимист, тынгысыз җанлы, оста телле булуын билгеләде.

Һичкемнең йөзеннән елмаю төшмәгән бу күңелле кичәдә Марсель Сәлимов сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.

 

Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...
Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...
Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...
Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...
Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...
Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...
Сатирик әйтте икән — бетте, димәк...
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас