+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары бүген “Кызыл таң”да кунакта булды.  

“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”

Театр директоры Илнур Гайниев, артистлар Рәзилә Муллина (Татарстанның халык артисты), Диләрә Кәримуллина-Зиннурова, Ринат Бәдретдинов иҗат эшчәнлеге, репертуарларындагы спектакльләре, үзенчәлекле яклары турында кызыклы итеп сөйләделәр.

— Бүген Уфадагы көнебез вакыйгаларга бик бай булды. Иртән - “Роксана” радиосында, соңыннан - матбугат конференциясендә, ә сезгә килер алдыннан “Туган тел” тапшыруына төштек, — дип сөйләде Илнур Гайниев. — Башкортстанга килергә яратабыз. Аралар да ерак түгел.

Директор билгеләвенчә, театрда 80 кеше эшли, 30ы - артистлар. Аларның дүртесе — халык, алтысы атказанган.
Илнур Гайниев Туймазы театры белән тыгыз хезмәттәшлекләре турында да сөйләде.

Рәзилә Муллина театрларының бай тарихы белән таныштырды, Сабир Өметбаевның никадәр иҗади җанлы кеше булуы һәм ничек итеп Минзәлә театрын оештыруы турында бәян итте.

— Без һәрвакыт яшьтән үк сезнең Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш районнарына гастрольләргә килеп йөрдек, әле дә Башкортстанга яратып киләбез. Татар белән башкорт — бер кошның ике канаты бит, — дип билгеләде зур иҗат юлы үткән артистка.

Диләрә Кәримуллина-Зиннурова биредә җиде ел эшли, театрны да, коллективны үз иткән, күп рольләр башкарырга өлгергән, хәтта гомер юлдашын да бу коллективта тапкан. “Без барыбыз да бер гаиләдәй дус, тату яшибез, бердәмбез”, — дип елмая артистлар.

Ринат Бәдретдиновның Минзәлә театрында хезмәт стажы — 20 ел. 25 яшендә үк аңа бик җаваплы һәм зур роль башкарырга, Фатих Кәрим булып уйнарга туры килгән. Артист язучының кызы белән аралашып, әдип язмышы турында бик күпне белгән, өйрәнгән.

Минзәлә кунаклары театрларының максатлары — халыкны сәнгать аша тәрбияләү икәнен билгеләде. Аларның яңа туган сабыйлардан башлап, өлкән яшьтәгеләргә кадәр тәгаенләнгән тамашалары, проектлары бихисап икән.

Ике сәгатькә якын ихлас аралашу вакытында Минзәлә артистлары үзләренең иҗатына гашыйк итәргә өлгерде. 4 февральдә алар Уфага Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” спектакле белән килә. Режиссеры — Илнур Казакбаев. Спектакльдә гади генә авылдагы гадәти булмаган вакыйга тасвирлана. Армиядән кайтып, очраклы гына өйләнергә мәҗбүр булган егетне нинди сынаулар көтә? Килеп карагыз!

Динар Кәлимуллин фотолары.

“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
“Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: