+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Менә Ризат булдырган!

Зинира Рамазанова бик кадерле истәлеге белән уртаклашкан.

Менә Ризат булдырган!
Менә Ризат булдырган!
"Әти белән әнидән гел акча сорап булмый бит инде дип, тырнак үстерү белән шөгыльләнә башладым. Моның өчен җыйнак кына бер өстәл кирәк иде, аны Ризат белән кибеткә барып алдык.
 
Аның да тарихы кызык. Таксига түләгәнче, Ризатка түләрмен дип аңа мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта йөрми идек әле.

Миңа ошаган өстәлләр 7-8 мең сум тора иде. Яшь гаилә өчен дип куелган 2-3 мең сумлык өстәлгә күзем төште. Әмма ничек алырга? Без бит гаилә түгел. Ризат: “Әйдә!” – дип өстәлне алды да кассага китте. Сатучыны: “Без – яңа өйләнешкән пар”, – дип алдады. Ә сатучы язылышу турындагы таныклыкны сорады, ул булмагач: “Балдакларыгыз кая соң?” – диде. Ризат: “Ничек инде ышанмыйсыз?” – диде дә, иренемнән суырып үпте. Шок хәлендә калдым", - дип язган ул.
 
Булдырган бит Ризат, югалып калмаган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: