+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Болай булырга тиеш түгел.."

Азат Фазлыев пошаманга төшкән.

"Болай булырга тиеш түгел.."
"Болай булырга тиеш түгел.."
Журналист Илнур Фәйзрахманов Азат Фазлыевның концертларына билетлар сатылмавына борчылуын белдергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

«Азат Фазлыевның концертына билет юнәттем. Билетлар бар әле, күп әле. Әмма болай булырга тиеш түгел. Бу пассивлык Яңа ел ялларның зәхмәтедер, бәлки…

Заманында Азат Фазлыев «девятка»сына аппаратура тутырып, мәҗлесләргә күп чакрымнар йөрелде. Азатның җырларын яратканнарын яхшы беләм. Банкетларда чыгыш ясау үзенә таләпчәнлекне киметмәсә ярар иде, дигән куркуым да бар иде. Шөкер, Азат үсә. Иҗатын да, эшмәкәр буларак уңышларын да күзәтеп барам. Мактаулы исемгә лаек булса да, һаман сузыла килә. Быел әлеге концерт шул юнәлештә саллы нокта булырга тиеш, дип беләм. Димәк, тарихи концерт», – дигән ул.

Быел Азат концертларны үзе генә куячак.

"Малайларның үскәнен күрми дә калдык. Кызым белән кечкенәдән гел бергә буласым килә. Улыбыз Аязның өйгә кайтып кергәне дә юк. Бию белән шөгыльләнә. Бер генә көн дә ял итми. Чемпион булачакмын, ди. Ильяс модель мәктәбенә йөри. Аны фотога төшәргә дә чакыра башладылар инде. Зифага 2 генә яшь әле. Шулай булса да, иҗат юлыннан китәр кебек. Биергә ярата, сөйләшә белмәсә дә, моңы, көе бар. Вакытымны күбрәк балаларым белән үткәрәсем килә. Малайларның характеры үзгәргән вакыт. Аларга да мин кирәк, – ди ул. – Азат күп итеп җырлар яздыра. Концертларга да үзе генә чыгарга җыена. Мин исә зур чараларда гына катнашырмын дип торам. Җырламыйча торам дип булмый, гел каядыр чакырып торалар. Әле бит бизнесым да бар. Командамда 500 кеше эшли. Алар белән ныклы элемтәләр булдырырга кирәк" - дигән иде Алсу бер әңгәмәсендә.
 
Күптән түгел аның Гомрә хаҗына китүе билгеле булды.

Әллә Азат концертларын үзе генә куйганга  сатылмый микән бу билетлар? Ничек уйлыйсыз?

Фото: татар-информ.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: