+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме

Бу тормышны яратмыйча мөмкинме соң? Дөньяның гүзәллеген, кешеләрне яратып яши белү — бик матур сәләт ул. Элекке хезмәттәшебез, бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшләүче Айгөл Юлъякшинаның “Яратам!” китабының исем туенда без моңа янә бер кат инандык.

Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме

Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең икенче корпусында үткән бу матур чараны китапханә хезмәткәре башлап кына җибәрде, китабын котларга килгән дусларын, якыннарын, хезмәттәшләрен иҗаты, тормышы, истәлекләре белән ике сәгать дәвамында Айгөл үзе таныштырды.

Иҗади күңелле автор үзенең күңел бәйрәмен үзенчәлекле итеп әзерләгән. Китап чыгаруга аңа этәргечне хезмәттәше Ләйсән Сираева биргән икән. Айгөл белән Ләйсән бу вакыйганы кызыклы итеп сәхнәләштереп тә күрсәтте.

Китапта Айгөлнең 10-15 ел дәвамында язылган истәлекләре, кыска хикәяләре, шигырьләре урын алган. Аларның күбесе нәкъ “Кызыл таң”да эшләгәндә иҗат ителгән. Айгөлнең иҗат җимешләрен хезмәттәшләре — “Нур” театры артистлары матур итеп сөйләп тә, җырлап та ишеттерде. Гөлназ Кашапованың, Гөлназ Мөхәммәдиеваның, Алина Дәүләтшинаның, баянчы Илгиз Юлдашбаевның чыгышлары алкышларга күмелде. Җырчы Илнур Вәлитов та Айгөлне бик моңлы җыр белән тәбрикләде. Җыр гадиләрдән түгел. Аның сүзләрен Айгөл урысча язган булган. Мидхәт Әбделмәнов бу сүзләрне татарчага тәрҗемә иткән һәм көй язган. Баксаң, Айгөлебез җырлар да иҗат итә икән!

“Яратам!” китабын Айгөл Юлъякшина әти-әнисе рухына багышлап чыгарган. Шуңа ул якыннары турындагы истәлекләр белән бүлеште, залдагыларны елмайтып та, моңсуландырып та алды. Басмада ул әтисенең шигырьләренә дә урын биргән.

Элекке хезмәттәшебезне якташлары да бик матур тәбрикләде, гөлләмәләр бүләк итте. Котлаулар видео һәм аудиоязмалар аша да яңгырады.
—Айгөлне мин тылсымчы, дияр идем. Ул шундый матур күңелле, бала җанлы кеше. Нәниләр белән матур итеп уртак тел таба белә, — дип билгеләде “Нур” театрының балалар студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева.

Әйткәндәй, Айгөл бу студиянең кураторы да. Театрда Айгөл апалары белән шөгыльләнүче балалар да матур чыгышлары, туган телебезне яхшы белүләре белән сокландырды.

Кичәне Флера Шәрипова Айгөл язган сүзләргә иҗат иткән җыры белән матур итеп тәмамлады, соңыннан һәммәсе бергәләп фотога төште.
Ни диясе килә? Гомер бер генә, кем әйтмешли, искән җилдәй үтә дә китә. Шуңа аны сөеп-сөелеп, күңелең таләп иткән бәйрәмнәр оештырып, сөенеп яшәве иң дөреседер. Айгөл моны бик матур исбат итте.

Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Айгөлнең гөлле күңел бәйрәме
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: