+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Рәхәтләнеп елыйм"

Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиевны кем яшь түктерә?

"Рәхәтләнеп елыйм"
"Рәхәтләнеп елыйм"

Фәдис кебек халыкчан моңлы җырчылар сирәк туадыр ул. "Шахта"сын ничәнче ел җырлый, залдагы халык шул еллар буена күзләреннән яшен сөртә. Үзенең дә күз яшьләре ерак яшеренмәгән икән.

Аның белән Уфа "Нур" татар дәүләт театрында барган "Әниемнең ак күлмәге" спектакленнән соң, фойеда очраштык. Карыйм, аның да күзләре кызарып чыккан.

- Әллә син дә елап утырдыңмы, Фәдис? - дибез.

- Елый торган ике спектаклем бар минем. Берсе "Нур"да барган әлеге спектакль, икенчесе - Мәҗит Гафури театрындагы "Бәхет хакы". Тормыш булгач, күңел тулмый тормый, әмма елап йөрү - егет эше түгел. Ә менә бу спектакльләрне караганда рәхәтләнеп елыйм! Чыгарам гына күңелдәге юшкыннарны! Сәвия апа Сираевага сокланып, аның сөйләгәннәрендә әнкәй тавышын ишетеп, аны үлеп сагынып та елыйм. Улыбыз Кәрим туарга ике ай вакыт кала мәрхүм булды бит газизем. Аның туачагын белеп үлде инде, югыйсә. "Әниемнең ак күлмәге"н бөтен туганнарны, балаларны тезеп утыртып карарга кирәк - "айнытып" җибәрә, сискәндерә, уйландыра.

Шунда әтисе янына инде шактый үскән улы Кәрим дә килеп басты. Фәдис теләгәнчә, улы күңеленә тиешле орлык салынган, димәк.

Әйткәндәй, Сәвия апаның ике улы да караган бу спектакльне. Әниләре образны шулкадәр ышандырырлык итеп ачкан ки, егетләр "Без әнигә тиешле игътибар бирмибезме икән ни?" - дип борчылып кайтып киткән. Икенче көннән кайгыртучанлыкны тагын да арттырган, диләр.

Чын театр сәнгате менә шундый күңел юшкыннарын юа торган катарсис сәләтенә ия була торгандыр. Бәхеткә, бездә дә бар андый чын сәнгать учаклары.

Фото: Фәдис Ганиевның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: