Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов бу очрашуның каләм осталары өчен зур шатлык һәм мәртәбә икәнен белдерде. Бүген берлектә 294 кеше теркәлгән, шуларның яртысы - 60 яшьтән өлкәнрәк, 35 проценты урта яшьтәгеләр, калган 15е - яшьләр. Оешмада башкорт прозасы, башкорт шигърияте, башкорт балалар әдәбияты, башкорт драматургиясе, урыс һәм татар әдәбияты секцияләре бар.
Республика Башлыгы иҗади берләшмәләр эшчәнлегенең ил, төбәк язмышында зур әһәмияткә ия икәнен билгеләде.
- Сездән күп нәрсә тора, язучы сүзенең кыйммәте зур, - диде ул, очрашуга килгәннәргә мөрәҗәгать итеп. – Язучының бурычы – республикасы белән бергә булу.
Очрашуда күп мәсьәләләр күтәрелде. Алар субсидияләр бирү, грантлар булдыру, тәрҗемә мәсьәләсенә кагылды. Радий Хәбиров язучыларга республика Башлыгының грантлары суммасын 10 миллион сумга кадәр арттырырга вәгъдә итте. Моны ул бүгенге көндә патриотик әсәрләр язу таләп ителү белән аңлатты. Язучыларның хәрби операциядә катнашучы батырларыбыз турында язарга, аларның соклангыч гамәлләрен күрсәтергә тиешлекләрен билгеләде.
Шулай ук Радий Хәбиров Казахстанда Башкортстан әдәбияты көннәрен әзерләргә һәм үткәрергә кушты.
Башкортстан җитәкчесе билгеләвенчә, быел бик зур чаралар планлаштырыла. Бу ел - Русия Президентын һәм республика Башлыгын сайлау елы, Уфа өчен юбилей елы.
-Бездә Русия һәм Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлеге форумы узачак. Кичә генә Казахстаннан кайттым, Казахстан Президенты белән очраштык. Ул безнең халыкны бик ярата, безнең халыклар, асылда, бер халык кебек, бик якын, - диде Радий Хәбиров. - Узган елда Белоруссиядә бик яхшы чара булды, Язучылар берлеге әдәбият көннәрен үткәрде. Казахстанда да шундый ук чара оештырыйк, безне анда һәрвакыт көтәләр.
Очрашуда Язучылар берлегенең Уфаның Коммунистик урамында урнашкан бинасы хакында да сөйләшенде. Ул капиталь ремонт таләп итә. 523 квадрат метр мәйданлы офис бинасы Башкортстан Республикасының күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни-җитештерү үзәге балансында тора.
Үзәк директоры Данир Гайнуллин әйтүенчә, реставрация проекты ясалган, тарихи-мәдәни, дәүләт экспертизасын уздырганнар. Ремонт бәясе - 35 миллион сум.
-Быел гариза бирәбез, ремонт эшләрен октябрь аенда башлыйбыз,— диде Данир Гайнуллин.
Очрашуда Радий Хәбиров Уфада булачак Әдәбиятчы йорты (Дом литератора) турында да сөйләде. Республика Башлыгы сүзләренчә, Пушкин урамындагы күз авырулары институты урнашкан матур зур бинаны Мәдәният министрлыгына һәм Язучылар берлегенә тапшыру һәм анда Әдәбиятчы йорты ясау планлаштырыла. Бу эш 2025-27 елларда башкарылачак.
Киләсе елда Башкортстанның Язучылар берлеге 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Башкортстан Башлыгы республика язучылары белән очрашуда Мәдәният министрлыгына юбилей чарасын кайда һәм ничек үткәрергә кирәклеген уйларга кушты. Ул билгеләп үткәнчә, мәдәният министрына Уфада узачак чараның федераль масштабы булсын өчен Русия Язучылар берлегенә чыгарга кирәк.
Ләйсән Якупова фотосы.