+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 Января 2024, 13:30

"Бер начар сыйфатым бар..."

Алия Карачурина гел яхшы сыйфатлардан гына тора кебек, югыйсә.

"Бер начар сыйфатым бар...""Бер начар сыйфатым бар..."
"Бер начар сыйфатым бар..."

- Мин – тормышта да тыныч, тыйнак кеше. Мактануым түгел, әлбәттә, дусларым да моны раслар. Ләкин без барыбыз да – кешеләр, төрле чагыбыз була. Мин тиз кызам һәм тиз суынам. Бик якын кешеләр авыр сүз әйтсә, бик нык ачуланам. Бер начар сыйфатым бу. Ләкин миңа онытыр өчен күп вакыт кирәкми.

Тыйнаклык – яхшы тәрбия җимеше ул. Үземне белгәннән бирле, безнең өйдә һәрвакыт татарча җырлар гына яңгырады. Мин артистларның үз-үзләрен тотышын күреп, аларның зәвыгына сокланып, менә чын артист шундый булырга тиеш ул, дип үстем. Шул сеңеп калгандыр, - дип белдерә ул үзе.

Дөрес сүзләр. Килешәсезме?

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас