+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 гыйнвар 2024, 07:16

Әнвәр Нургалиевның яшь чакта йөргән кызы концертка килгәнме?

Бу сорауга Башкортстанның халык артисты Түбән Кама шәһәрендә тамашачылары белән очрашканда җавап биргән.

Әнвәр Нургалиевның яшь чакта йөргән кызы концертка килгәнме?Әнвәр Нургалиевның яшь чакта йөргән кызы концертка килгәнме?
Әнвәр Нургалиевның яшь чакта йөргән кызы концертка килгәнме?
Бу сорауны аңа бер ханым биргән: "Сез элегрәк бер сөйләгән идегез: "Минем яшь чакта бер йөргән кызым миннән баш тарткан иде. Хәзер концертка килеп утырмый микән!?", дип. Бу кыз килдеме сезнең концертка?"

- Сезнең сорауга җавап биргәндә, кайсысы икән, дип әйтәсе кала. Чөнки алар берәү генә булмады. Яшь чак турында сүз бара инде. Без матур йөрдек: гармунда, гитарада уйнадык. Бәлки, килгәндер дә.

Мин әле күптән түгел "Зәңгәр күзле кызны сагынам" дигән җыр яздырдым. Бәлки, шул кызга багышлангандыр да ул, - дип җаваплаган Әнвәр Нургалиев.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас