Башкортстанда Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы совет составына үзгәрешләр кертелде. Тиешле указга төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды.
Документтан күренгәнчә, совет составына «Әнвәр Нургалиев» театр-студиясе директоры, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев (килешү буенча) кертелгән. Указ инде законлы көченә керде.
Элегрәк "Башинформ" Башкортстан Башлыгының Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре буенча советның эш тәртибен билгеләве турында хәбәр иткән иде. Мәсәлән, совет утырышлары елына бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә үткәрелә (элек аны ике елга бер тапкыр уздыруны плаштыралар иде). Совет утырышларын үткәрү чыгымнары республика бюджетында тиешле башкаручыларга каралган бюджет ассигнованиеләре һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына башкарыла.
Совет составына 70ләп танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе керә, алар арасында скрипкачы һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Спиваков, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскар Абдразаков, скульптор Салават Щербаков, җырчы Радик Юлъякшин, мәдәният учреждениеләре һәм иҗат берлекләре җитәкчеләре бар.
Фото: "Башинформ" агентлыгы