+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иркә эстрада йолдызлары белән ни өчен талашкан?

Бу сорауга ул "Башкирская домохозяйка" исеме астында киң билгеле блогерга җавап биргән.

Иркә эстрада йолдызлары белән ни өчен талашкан?
Иркә эстрада йолдызлары белән ни өчен талашкан?
Миләүшә Шәйхелисламова ("Башкирская домохозяйка") татар эстрадасы йолдызы Иркәдән «Йолдыз белән бер көн» рубрикасында интервью алган. Ул җырчыдан шоу-бизнес өлкәсендәге элекке һәм хәзерге конфликтлары хакында сораган.

"Низаглар булуын булды. Тик бу темага башкача кайтасым килми», – дигән Иркә.

Бу низаглардан соң Иркәнең бик күп проблемалары башланган: аранжировка ясаучылар һәм композиторлар аның белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан.

"Ландыш Нигъмәтҗанова белән дус булгансыз, аралашкансыз. Ни сәбәпле араларыгыз өзелде?" – дигән сорауга да Иркә җавап биргән.

"Без Ландыш белән бер елдан артык дус идек. Ландыш - 4 бала анасы. Чибәр хатын-кыз, искиткеч тавыш иясе. Әмма барысын да әйтеп тормыйм инде", – дигән Иркә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: