Танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның һәр концерты тулы заллар җыя, бик күп җырларын яше дә, карты да тиз отып алып, үзләре көйләп йөри. Гаилә бәйрәмнәрендә Әнвәрнең җырлары яңгырамаган табын бармы икән?!
Җырчының репертуарында иң актуаль темаларга лирик һәм дәртле җырлар бар. Ул җырлардан якты нур бөркелә, күңелләрне сафландыра, яхшылыкка, сөю-сәгадәткә, дуслыкка өнди, йөрәкләргә үтеп керә. Моңа өстәп, җырчының гадилеге, сөйкемлелеге, ягымлылыгы да үзенекен итә: ул сәхнәгә беренче адымын ясау белән тамашачылар тылсымлы караш астында кала һәм зал көчле алкышларга күмелә. Ә бу уңышка ирешү өчен гади авыл малаена үз-үзенә ышанычын югалтмыйча, киртәләрне бер-бер артлы узып, максатына бару таләп ителгәнлеген тамашачы белми дә. Хәер, белергә дә тиеш түгелдер, чөнки чын артист кына үз кайгы-хәсрәтен башкаларга сиздермичә, борчылуын йөзенә чыгармыйча, тамашачыга сәхнә түреннән матурлык, яхшы кәеф өләшә, күңелләрдә өмет уята.
Язмыш сукмаклары
Туган җиребезнең мәдәни мохите, балачактан ук безне чолгап алган төрле традицияләр, гореф-гадәтләр, дин шәхесебезне һәм тормышка карашыбызны формалаштыра. Искиткеч бай һәм матур табигатьле Әлшәй җирендә туып-үскән бихисап талантлы җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, язучылар, галимнәр үрнәге Әврезтамак авылында дөньяга аваз салган Әнвәрнең язмышында, шәхес булып формалашуында үз чагылышларын тапкандыр.
Балачактан җырларга яраткан, буй-сыны, чибәр йөз чалымы “коеп куйган артист” дип әйтеп торган егет, мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Бераздан ул армия сафларына алына, аннан кайткач, укуын дәвам итә. Училищены тәмамлагач, Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтында укуын дәвам итә. Туксанынчы еллар башында Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбәков белән бергә “Ихлас” төркемендә эшли, Башкортстан буйлап, Себер тарафларында бихисап гастрольләргә йөри.
Ә инде төркем таркалып, һәркем үз юлы белән киткәч, Әнвәр, сәхнәдән китеп, төзелеш буенча үз эшен ача. Бу да юктан гына булмый, чөнки кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үскән егет, бер эштән дә куркып тормыйча, үз куллары белән эшләргә өйрәнгән була. Тик, кеше иҗади күңелле һәм сәнгатькә тугры булса, сәхнәгә бер аяк баскач, ул аны үзенә гел генә тартып, чакырып тора. Әнвәр белән дә шундый ук хәл була.
Гаилә кыйммәтләре
Кеше нинди генә югары үрләр яуласа да, уңышның башы туган җиргә, кендек каны тамган туган туфракка, гаилә, газиз әти-әни тәрбиясенә барып тоташа.
Әнвәр җыр-моң яраткан ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән. Әтисе – колхозда көтүче, әнисе чөгендерче була. Билгеле инде, ул чорда әти-әни көне буе колхоз эшендә булганлыктан, хуҗалыктагы эшләр гаиләдәге балалар иңенә төшә һәм бу – гадәти күренеш. Шул ук вакытта өлкәнрәк балалар кече сеңел-энекәшләренә күз-колак булып тора, тәрбиянең бер өлешен дә алар бирә. Әти-әни балаларын артык иркәләмичә, хезмәт тәрбиясендә үстерсә, балалар, өлкәннәрне бер сүздән, карашларыннан аңлап, хөрмәт итә.
“Үзегез иркәләнеп үсмәгәнсез. Улыгыз Рафаэль, кызыгыз Элинаны иркәләп тәрбиялисезме?” дигән сорауга ул болай җавап бирде:
– Улым үскәндә аның белән корырак булдым. Мин аны сүз белән ачуланырга да мөмкин идем. Ә инде ул үзаллы тормышка аяк баскач, аның белән дусларча сөйләшә, аңлаша башлагач, барлык проблемалар да юкка чыкты. Рафаэль, юрист һөнәрен үзләштереп, бүген инде үз эшен алып бара. Кызымны әле дә иркәлим, чөнки кыз баланы әти иркәләргә тиеш, дип уйлыйм. Элина – БДУ студенты, ул да, абыйсы кебек үк, булачак юрист.
Гаиләдә тынычлык икән, күңел дә тыныч була. Бу минем өчен бик мөһим. Хатыным Ирина - акыллы, сабыр, хәлгә керә белүче, кирәк икән, усал да, йомшак та була белүче хатын-кыз. Ә ир-егет, үз чиратында, яраткан хатын-кызын тәүге чиратта аңларга тиеш. Әгәр дә ул аны аңламый икән, берничек тә бәхетле итә алмый.
“Әнвәр, син булдырасың!”
Алда язылуынча, сәхнә түре күпләрне үзенә магнит кебек тартып торса да, ул үрне яулау бик җиңелләрдән түгел. Үз-үзенә, көченә ышанучы, алдына максатлар куеп, киртәләрне бер-бер артлы узганнар гына анда үз урынын табып, озакка кала ала.
“Эстрадага аяк баскан чорда “Әнвәр, син булдырасың!” диючеләр булдымы, әллә, киресенчә, аяк чалучылар күбрәк идеме?” дигән сорауга җырчы болай җавап бирде:
– Дөнья булгач, төрле хәлләр булды. “Миннән җырчы чыкмас...” дигән чакларымда янымда миңа ышанучы, көч бирүче кешеләр күбрәк булгандыр, дип уйлыйм. Шундый кешеләрнең берсе – арабыздан бик иртә киткән Вәсилә Фәттахова. Ул мине үзенең беренче сольный концертларына чакырды. Вәсиләнең ул вакытта бик популяр чагы булса, мин әле сәхнәдә тәүге адымнарымны ясый идем. Курка-курка гына икеләнеп ризалаштым. “Әнвәр, син булдырасың! Менә күрерсең, син иң танылган җырчыларның берсе булачаксың!”– дип әйткәне әле дә истә. Мин аңа гомерем буена рәхмәтлемен.
Миңа ышанган, зур өметләр баглаган кешеләрнең тагын берсе – Флорида Исмәгыйлева. Шулай ук танылган композитор, җырчы Зифа апа Нагаеваны һәм башкаларны әйтер идем. Ә инде аяк чалучылар, өстән караучылар булса да, мин аларны искә алмаска тырыштым. Ничек кенә булмасын, тормышыбызда матур, якты күңелле кешеләрнең күбрәк булуына ышанам!
Сәхнә
Узган гасырның туксанынчы елларыннан җырчылар шактый күбәйде. Без, гади тамашачылар, аларның күплегенә шулкадәр күнектек, инде кайсы җырны кем җырлаганын да белмибез, йөзгә дә танымыйбыз шикелле. Алар арасында фонограммага җырлаучылар күбрәк, ахры, югыйсә, депутатларыбыз законнарга “сәхнәдә бары тик “тере” тавышка җырларга яраячак” дигән төзәтмә кертергә җыенмас иде. Әлеге темага кагылышлы сорауны Әнвәр Нургалиевка да бирдек. Ул болай җаваплады:
– Депутатлар белән килешәм. Әгәр дә җырчы фонограммага гына җырлый икән, аның вокал ягыннан үсеше, алга китүе туктый. Ул җырлаган вакытта җырында яшәми, нәтиҗәдә, эмоцияләр ялган килеп чыга. Ә моны тамашачы тиз аңлап, тоеп ала. Әлбәттә, яшәеш бер урында гына тормагандай, музыка дөньясында да алга китеш булырга тиеш. Шуңа күрә дә яшьләребез сәнгатькә башкача карашта. Һәр нәрсәдә чама булырга тиеш, минемчә.
Мин йөрәгемә яткан җырларны гына сәхнәгә алып чыгарга тырышам. Җырлар тамашачыга барып җитсен өчен бик күп эшләргә кирәк. Шигырь сүзләре көйгә тәңгәл килергә, аранжировкасы заманча һәм үзенчәлекле булырга, җырчының үзенә туры килергә тиеш. Моңа өстәп, җыр сыйфатлы булсын өчен яхшы тавыш яздыру студиясендә яздырырга, матур клип та төшерергә кирәк. Мин җырларымны иҗатташ дустым, татар эстрадасында иң танылган аранжировкачы Марат Мухинда яздырам.
Тормыш сынаулары
– Тормышымда сынаулар булып тора. 2019 елда – бертуган абыем, хатынымның әтисе, 2020 елда – әнием, 2021 елда әтием якты дөньядан бер-бер артлы киттеләр. Якыннарыңны югалту һәрвакыт авыр. Газиз әниемнең үлеме бигрәк үкенечле булды. Язмышның усал ихтыяры аркасында без әниебезне теге дөньяга тиешенчә озата алмадык. Әниебезгә республикада “беренче ковидница” дигән ярлык тактылар (гәрчә соңыннан анда бу авыру булмавы ачыкланды). Аны мөселман йолаларына туры китереп җирли дә алмадык – махсус табутта җирләделәр. Безнең иң кайгылы чагыбызда кешеләрнең чын йөзе ачылды. Янымда чын дусларым гына калды. Ә алар, Аллаһка шөкер – бар!
Былтыргы яз ае гаиләбезгә тагын ачы кайгы алып килде – апамның кызы Диана юл һәлакәтенә тарып, өч баласын ятим калдырып, арабыздан китте. Диана олы гаиләбезнең кояшы иде... Бүген Диананың игезәк малайлары Сәлмән белән Сәид, олы кызы Аишә картәниләрендә – Рәйсә апамда үсәләр. Туганнарымның язмышында мин кулымнан килгәнчә ярдәмләшәм, киләчәкләрен дә хәстәрләячәкмен.
Берникадәр вакыт узгач, башкачарак карап, бу сынаулар ни өчен бирелә соң, дип уйлый башлыйсың. Аллаһыбыз: “Бәндәләремә сынауларның үзләре күтәрә алган кадәресен генә бирәм”, – дигән сүзләре белән килешәм, күтәрә алмаслык сынауларны Ходай бирми. Тормыштагы сынауларны узган саен кешенең рухы ныгый. Аннары, кеше нәкъ авыр чакларында Аллаһка якынлаша. Күңел тынычлыгы югалса, кайгы-хәсрәт кичергәндә догалар укысаң, мәчеткә барып, хәер-сәдака бирсәң, күңелгә җиңел булып кала.
Балачактагы бер матур күренеш әле булса күз алдымда тора: нәнәем Мәхмүзә матур күлмәген, бәрхет камзулын киеп, сәке өстендә намаз укый... Үзем дә җомга намазын калдырмаска тырышам.
“Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен!”
– Халкыбызда элек-электән сәдака бирү, хәйриячелек белән шөгыльләнү булган. Ата-бабаларыбыз бу эшне масаймыйча, башкаларга күрсәтмичә эшләргә тырышкан һәм нәкъ менә шуннан чыгып: “Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен!” дигән әйтем дә туган. Хәзер инде Интернет заманы булгач, һәр эшләгән эшебез, кылган гамәлебез хакында диярлек мәгълүмат социаль челтәрләргә чыгып бара. Әлбәттә, бу кешенең үзеннән дә тора. Шулай да, кемгәдер ярдәм кулы сузганбыз, яки махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм иткәнбез икән, кайвакыт тыйнаграк булсак та зыян итми, минемчә, – ди Әнвәр Нургалиев.
Социаль челтәрләр
Соңгы елларда социаль челтәрләрдә барыбыз да активлаштык. Бигрәк тә артистларга ул килеште. Алар Интернет челтәрләрендә үзләренең һөнәри һәм шәхси тормышларында булган вакыйгаларны, нинди дә булса үзгәрешләрне, яңалыкларны куеп барса, гади халык, шуны гына көтеп торгандай, эләктереп алырга гына тора. Күпләребез реаль һәм виртуаль тормышта яши, дисәм дә арттыру булмас. Әнвәр Нургалиев та үз тамашачысы белән, концертларыннан тыш, социаль челтәрләрдә дә актив аралаша.
– Әнвәр, һәр адымыгызны диярлек социаль челтәрләрдә күзәтеп баручылар бихисап. Сезнең барлык эш-гамәлләрегез, кайда йөрүегез, ял итүегез һәм башкалар хакында бөтен дөнья диярлек белеп бара. Тамашачыгыздан һәм социаль челтәрләрдә язылучыларыгыздан нәрсәнедер яшереп калдырганыгыз бармы? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Әлбәттә, бар! Алар, гадәттә, гаилә мәсьәләсенә кагылышлы була. “Счастье любит тишину”, дигән мәкаль юкка гына тумаган бит.
Яраткан шөгыль
Һәр кешенең нинди дә булса яратып башкарган шөгыле була. Әнвәр Нургалиевта да алар берничә. Шуларның берсе – гөлләр үстерергә яратуы.
“Мин гөлләрне бик яратам, аларда ниндидер аңлатып булмый торган тылсым бар. Хатын-кыз кебек, иркәләгәнне, назны, кайгыртуны көтеп торалар”, – дип язган иде ул бер сәхифәсендә.
– Хыялымда – розарий төзү. Анда бик күп төрле хуш исле, купшы розаларның ел дәвамында чәчәккә күмелеп утыруын телим, – ди ул.
Әнвәрнең тагын бер яраткан шөгыле – тарихи әйберләр җыю.
– Миңа борынгы биналар бик ошый. Аларда үткәнебез, тарихыбыз саклана бит. Тагын, халкыбызның гореф-гадәтләренә кагылышлы эш коралларын, көнкүреш әйберләрен җыярга яратам. Сырмалап эшләнгән сандыкта чигүле сөлге саклана. Әтиемнең эш коралларын да бик кадерләп саклыйм. Әниемнән калган көнҗәлә, иләк, җилпе, камыр чиләген дә аның төсе, ядкарь итеп кадерләп тотам, – ди Әнвәр Нургалиев.
Гөлләр яратучы кешенең күңеле матур була, диләр. Чәчәкләр үстерергә яратучы Әнвәр Нургалиев башкалар күңеленең дә саф, матур, нурлы булуына ышана. Алай гына да түгел, ул үзе дә Туган илне, туган җирне җырлары белән данлый, меңәрләгән күңелдә өмет учакларын сүндермәскә булыша, иң изге, матур теләкләрен җыр-гөлләмәләргә төреп, башкаларга бүләк итә.
Зөһрә ИСЛАМОВА.