+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 гыйнвар 2024, 05:13

"Ялгышлары күп булды..."

Филүс Каһировныкымы? Ышанасы да килми, Ришат!

"Ялгышлары күп булды...""Ялгышлары күп булды..."
"Ялгышлары күп булды..."

Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллин - бүген ике републикада да танылган шәхесләр. Алар заманның күпсанлы җырчылары исемлегенең башында торган җырчылар да әле. Үзара мөнәсәбәтләре ничек икән, ярышу бармы араларында? Бу хакта Ришат Төхвәтуллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйровага сөйләде.

– Филүс Каһиров синең өчен кем? Эталонмы, конкурентмы, дусмы? «Сандугач»ны җиренә җиткереп ике кеше генә җырлый ала. Берсе – Филүс Каһиров, икенчесе – син. Бәлки, мин ялгышамдыр, бардыр андый кешеләр...

– Бик кызык сорау. Мин Октябрьский музыка көллиятенә укырга кердем. Анда Филүс сузып җырлап җибәрде. Андый сузып җырлауны ишеткәнем дә юк иде. Тәнемдә «каз йоннары» калыкты, «Ничек, болай җырлап була микәнни?!» дип аптырадым. Шаккатып, авыз ачып катып калганмын. Ул вакытта аның тавышы башка иде. Классика белән бик мавыкмый иде. Җиңел итеп, табигый тавыш белән җырлый иде. Мин аның аркасында озын көйләргә гашыйк булдым һәм шулай җырларга тырыша башладым.

Синтезатор, уен коралларын читкә куеп, вокал белән генә шөгыльләнә башладым. Училищеда укыганда аның хаталары, ялгышлары күп булды. Мин аларны белә идем һәм аларны ясамаска тырыштым. Ул миңа бөтен яклап үрнәк иде.

Филүс «сольный» концертлары белән Уфага килде. Мин дә, дус буларак, концертка килдем. Анда аны зал басып алкышлап озатты. Ул минем өчен «йолдыз» иде. Училищеда бергә укыгач, туганнар кебек идек, ул вакытта миңа абый кебек тә иде.

Минем концертлар да аның ярдәме белән башланды, мин, яшь җырчы буларак, аның концертларында чыгыш ясадым. Тамашачылар анда мине күреп алды. Мин аңа рәхмәтлемен.

Иҗади дуслык тормышта да дәвам итә, димәк, егетләргә уңышлар телик!

Фото: "Татарлар-онлайн".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас