Муса Сираҗетдинов 1939 елда Туймазы районының Төпкилде авылында туган. Кандра урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел Кендектамак авылындагы мәктәптә укытучы булып эшли. 1958-63 елларда – Башкорт дәүләт университеты студенты. Студент чагында ук 1961 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә, тагын бер елдан читтән торып укуга күчеп, “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә журналистлык хезмәтен башлый. Биредә эшләгәндә аның “Очрашу” дигән тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Тиздән ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм РСФСР Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган яшь язучылар семинарында катнаша. 1971 елда аны СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар. Гәзиттән соң Муса Сираҗи китап нәшриятында һәм телевидениедә мөхәррир, БДУда укытучы, Язучылар берлегендә татар әдипләре берләшмәсе рәисе булып эшли. Аның күп шигырьләре популяр җырларга әверелгән.
Ике дистәгә якын шигъри һәм публицистик китап, балаларга тәгаенләнгән җыентыклар, байтак телевизион фильмнарның сценарий авторы да ул Муса Сираҗи. Моннан тыш, әдәбият сөючеләр аны әдәби тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемә әсәрләре һәм халык яратып тыңлаган дистәләрчә җыры аша да яхшы белә.
Җәмәгать эшлеклесе буларак та республикабызда киң билгеле иде ул. Муса Сираҗи – Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның Почет грамотасы белән бүләкләнгән, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты.
Бүген гәзит укучыларыбызга аның хатыны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрованың сөекле ире хакындагы сагыну, юксыну тулы истәлеген тәкъдим итәбез.
Сагынуларым шулдыр, күрәсең...
Сагыну, юксыну... Кеше югалткан якын кешеләрен, аларның истәлекләрен гомер буе күңел түрендә саклый. Әле китәр кебек тә түгел идең, кызганычка каршы, дөнья фани гына.
Гомер дә бигрәк тиз үтә, аккан сулардан да тизрәк. Үзең киттең, ләкин кылган изге гамәлләрең, шигырьләрең, җырларың мәңгелек, чөнки шигырьләреңне укыйлар, җырларың эфирларда даими яңгырап тора.
Син гадел, игелекле, ярдәмчел, изге күңелле, зур шәхес идең. Хатын-кыз, бала күңеле җылылыкны, яхшылыкны тиз сизә, бер гаилә булып, матур тормыш белән яшәдек без, иҗатта да бәхетле булдык. Әдәбиятта да, сәнгатьтә дә күтәрелеш чоры без кавышып яши башлагач башланды. Бер-беребездән илһам алып, уңышларыбызга сөенеп, иҗат диңгезенә чумдык. Синең иҗатың, әлбәттә, биеклек ноктасына барып җиткән булса да, языласы җырлар, әйтеләсе сүзләр алда иде әле.
Шагыйрь генә түгел, күренекле җәмәгать эшлеклесе дә идең. Бәләбәй шәһәрендә уза торган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивален үткәрергә башлап йөрүче дә, оештыручысы да үзең булдың. Унбиш ел дәвамында – башкорт һәм татар халыклары дуслыгы җәмгыятенә, ун ел буе республиканың татар мәдәнияте үзәгенә җитәкчелек иттең, берничә тапкыр Башкортстан Президенты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булдың. Республикабызда татар телендә китаплар чыга башлау, Язучылар берлегендә татар әдипләренең иҗат берләшмәсе барлыкка килү, туган телебездә беренче тапкыр “Акчарлак” әдәби альманахын чыгару да синең исемең белән бәйле. Уфада унтугыз районның көннәрен уздыру, Президент сайлаулары вакытында бөтен республика буйлап чыгыш ясаулар дисеңме – барысына да җитешә идең.
Ярдәм сорап килүче башлап язучыларны да игътибарсыз калдырмадың. Радик Мослыхов, Фәнә Минһаҗева һәм башкаларның китапларын чыгарырга булыштың.
Күркәм сыйфатларың санап бетергесез иде. Каләмдәшләреңнең уңышларына шатлана, талантлы яшь шагыйрьләргә, җырчыларга соклана идең. Илеш районының күренекле шәхесләренә багышлап та күп яздың.
Син туган ягың Туймазыны, Башкортстанны бик яраттың, иҗатыңда да алар төп урынны алып торды.
Сине якташларың да бик хөрмәт итте, юбилейларыңны югары дәрәҗәдә, зур-зур бүләкләр белән үткәрделәр. Мәртәбәле чараларда, очрашуларда, сабантуйларда республика җитәкчеләре белән берлектә катнаша һәм, әлбәттә, ялкынланып чыгыш та ясый идең. Соңгы тапкыр туймазылылар тамашачылар тулы залда 80 яшеңне зурлап уздырды.
Син вафат булган елда бик күп хәтер чаралары уздырылды. Шуларның иң истә калганы – Уфа шәһәрендә Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә бер төркем әдәбият һәм сәнгать сөючеләр белән берлектә бик матур Хәтер кичәңне үткәрдек. Телевидениедә һәм радиода бик матур тапшырулар күрсәтелде һәм эфирда яңгырады.
Әле алда күпме үткәреләчәк чаралар... Туган ягың Туймазыда үзеңне зурлап, 85 еллыгыңны үткәрергә җыеналар, шулай ук Илештә иҗатыңа багышлап чаралар үтәчәк, үзең әйтмешли, син бит – Илеш кияве!
Муса Сираҗи исемен мәңгеләштерү буенча әле эш башланды. Киләчәктә Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә синең исемеңне йөртүче урамнар барлыкка килер, туган мәктәбеңдә синең истәлеккә тактаташ куелыр, синең исемеңдәге әдәби премия булдырылыр дип ышанып калам. Муса Сираҗи дигән талантлы шәхес мондый хөрмәтләүләргә лаек.
Нинди хәл бу, чишмә җырласа да,
Шауласа да Идел камышы,
Ишетелә кебек синең тавыш,
Сулкылдатып йөрәк сагышын.
Нинди хәл бу: зәңгәр күккә баксам, –
Йолдыз булып карый күзләрең,
Тулган айдай балкый йөзләрең,
Җилләр белән килә сүзләрең.
Нинди хәл бу: күрәм төшләремдә –
Син, елмаеп, каршы киләсең,
Иркәлисең мине, сөясең –
Сагынуларым шулдыр, күрәсең...
Рәсилә БАСЫЙРОВА.