+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әнвәр Нургалиев концертыннан оялып кайтып киткән

Башкортстаннның халык артисты бу көннәрдә Татарстан башкаласы тамашачасын җыйды. Оялырлык ни булган анда?

Әнвәр Нургалиев концертыннан оялып кайтып киткән
Әнвәр Нургалиев концертыннан оялып кайтып киткән

Оялучы - алып баручы Рамил Шәрәфиев булып чыкты. Ул бу хакта социаль челтәрдә яза.

«Әнвәр Нургалиев концертына килеп эләктем. Аның иҗатын хөрмәт итәм.

Концерт ошады, Әнвәр – тәҗрибәле артист, анда башкача була да алмас иде. Ә менә тамашачы өчен оялып утырдым. Соңгы 2-3 җыр барышында урыннарыннан торып, кеше каршыннан чыгу юлына чабалар… Бу – артистны хөрмәт итмәү дип уйлыйм. Әлеге күренешкә концертта гына түгел, театрларда да юлыккан булды. Күңелсез…

Бер-беребезне хөрмәт итик. Сабыр булсак иде», – дигән ул.

Оялтты... Шулайрак кыланабаз шул кайчак.

Фото: Рамил Шәрәфиевның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: