+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 февраль 2024, 05:45

“Җырларым — йөрәгем сагышлары”

Билгеле һәвәскәр композитор Зиннур Хәлиуллин 80 яшьлек гомер үрен иҗат ялкыны белән каршылый.

“Җырларым — йөрәгем сагышлары”“Җырларым — йөрәгем сагышлары”
“Җырларым — йөрәгем сагышлары”


Әй, бу гомер дигәннәре! Күз белән каш арасыдай гына шул. Хисләр дулкыны диңгездәй чайкала: әле бер ярга, әле икенче ярга барып айкала. Ә күңел җепләре, телисеңме-теләмисеңме, туган-үскән якларга таба сузыла. Билгеле, һәркемнең туган җире үзенә газиз. Алай гына да түгел, очраклы гына кунакка килеп, чит җирләрдә калып, аны туган авылы кебек кабул итүчеләр дә бар. Шигъри күңелле, хисләре ташып торган укытучым Зиннур ага Хәлиуллинны шулай димичә, нәрсә дисең?! Алай булмаса, ул минем туган авылым Кыңгыр-Мәнәвез (Корган) хакындагы “Туган авылым — Корганым” дип аталган җырында “...сагынам сезне, авылдашлар, дусларым-якыннарым”, — дип әйтер идеме икән?! Бәлки, Бишбүләктә эшләгән данлыклы табиб, бертуганы Маннур аганың да аңа бу якларга юлыгуына йогынтысы тигәндер.

Генераллар да аңа честь биргән
...Әйе, чәчләргә инде чал йөгергәч, үткәннәр, самими балачак, бигрәк тә шау-шулы, кыңгыраулы мәктәп еллары сагындыра шул. Искиткеч тыйнак, шул ук вакытта аяк киеме табаннарыннан очкын чәчрәтеп йөргән җитез Зиннур абыебызның физкультура дәресләре, безне җиңел атлетика, чаңгы буенча район, Октябрьскийга зона ярышларына алып барганы, призлы урыннар яулаганыбыз әле дә хәтердә. Иске мәктәпнең арткы ягында – шәхси бакчалар мәй­данында, гадәттә, чаңгы трассасы була торган иде. Шунда ярышлар да үткәрелде. Зиннур Кәш­фулла улы, спортның гимнастика, җиңел атлетика төрләреннән бигрәк, чаңгыга игътибарын күбрәк юнәлтте булса кирәк. Нәрсә дисәң дә, ул заманында чаңгы, җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат булган. Бу хакта ул безгә сөйләмәде. Соңрак кына белдек. Тыйнаклар шулай була ул.
Ерак Казахстан, Мордовия якларында хезмәт иткәндә дә, хәрби часть данын яклап, дивизия чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясаган. Трассада җитезлек, үзенә күрә батырлык күрсәтеп, алты солдатны узып киткәндә хәтта генераллар якташыбызга честь биргән. Алар соңыннан Совет Армиясе от­личнигының кайсы яктан булуы белән дә кызыксынган. Рота старшинасы буларак, ул үзенең хезмәт­тәшләренә спортта да үрнәк күрсәтергә тиешлеген аңлагандыр, күрәсең. Моңардан тыш, ул волейбол, өстәл теннисы ярышларында да алдынгылыкны бирмәгән. Хәтта теннис өстәлен, турникларны ул солдатлар белән бергә ясаган. Заманында һөнәрчелек училищесын тәмамлаган егет армиягә алынганчы Себер тарафларында металлургия комбинатын төзүдә катнаша, соңрак Уфа, Стәр­летамак, Туймазы шәһәрләрендә хезмәт салырга туры килә.
Шулай да Зиннур ага, армиядән кайтып, Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбендә эшләгән бик тә күңелле чорларны еш искә ала. Чөнки бердәм коллективта йөзеп эшли ул. Физкультурадан тыш, хәрби әзерлек һәм җыр дәресләрен дә алып бара. Җитмәсә, сыйныф җитәкчесе дә әле. Сыйныф поч­магы өчен ракета, кояш макетын ясаганы да исемдә әле. Соңрак авылда берничә кешегә мич чыгарып биргәне дә мәгълүм булды. Югыйсә, үзе 4нче сыйныфта укыганда ук урындык ясап, әтисе Кәшфулла ага белән әнисе Сәрбиҗиһан апаны шаккатырган яшүсмер дә бит әле. Сөенечтән керфекләре чыланган кадерлеләренең сөялләнеп беткән куллары Зиннурның чәчләрен сыйпагач, аңарда ниндидер тылсым пәйда булган кебек тоела. Кем белә, бәлки, бу мизгелләрдә баланың күңеленә яшерен моң сарылгандыр. Кәшфулла аганың йөрәк­ләрне җилкен­дерерлек итеп авыл, урам көйләрен уйнавы нечкә күңелле малаеның кечкенә йөрәгенә моң булып ояламаган дисезме?! Кара мунчага кереп, тәүге көйләрне “мәтәштерү” кайсы гына гармунчы, атаклы композитор башыннан кичмәгән. Зиннур да татыган бу илаһи газапларны. Әти­ләренең гармунын алып, кача-поса тылсымлы көйләр көйләве дә сирәкләргә, зирәкләргә генә бирелә торган сәләттер ул. Үземнең дә, җан-тиргә тө­шеп, гармунны җәфалаган чакларым булды. Нишлисең, булмагач, булмый инде.
...Ә менә безнең авылга килеп төпләнгәч, мәктәп эшләреннән тыш, кичләрен Зиннур клубка — репетициягә ашыкты. Аның иске клубта кызгылт баянда үзе уйнап, “Эзләдем, бәгърем, сине” дип җырлаганы, чыгышы алкышларга күмелүе әле дә хәтеремдә. Бу минутларда ул кайсы гына кызның йөрәген яндырмады да мәхәббәтен яуламады икән?! Бәлки, үзе дә кемнедер күз алдына китереп җырлагандыр. Ә инде тора-бара дистәләгән оста баянчы – Рәмзил Шәрипов, Мөхәммәдулла Курзиев, Равил Хәлирахманов һәм башкалар белән бергә телевидениедә чыгыш ясадылар. Республиканы шаулаткан данлыклы баян­чылар ансамбле районның йөзек кашы, дипломант, лауреат булды.

Гимннар
язган укытучым
“Талантлы кеше барлык яктан да сәләтле була”, диләр бит. Зиннур Кәшфулла улы да, һичшиксез, шулар рәтенә керә. Аның гимнга әверелгән “Бишбүләгем” җыры белән авылы­бызның үзешчәннәре, Башкортстан телевидение­сендә чыгыш ясап, зур уңышка иреште. Зиннур Хәлиуллин Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбендә ун ел эшләү чорында үзен сәләтле, актив укытучы-оештыручы буларак күрсәтте. Коллектив, укучылар белән дә тиз уртак тел тапты. Ветеран укытучы Рафаэль Сәләхов аны остазы, район горурлыгы дип саный. Үз чиратында, Зиннур ага күрше Кунаккул авылы мәктәбендә чаңгы буенча дөнья чемпионы Зәлия Насрыеваны әзерләгән укытучы Васыйл Шәйхетдиновтан үрнәк алуын әйтте.
Үзенә терәк булырдай тормыш юлдашын, таләпчән укытучыбыз Тәнзилә Хәләф кызын да шушында очратты. Биредә алар шактый еллар бергә эшләде. Әйткәндәй, очар кошлар кебек, вакыт үтү белән кешеләр дә туган ягына ашкынадыр. Туймазы тарафларына кайткач, зирәк ир-егет үзен башка өлкәдә сынап карарга уйлый. Һәвәскәр рәссам, юллама буенча Мәскәү өлкәсенә барып, модель ясаучы һөнәрен үзләштерә. Туймазы фарфор заводында 16 ел эшләү дәверендә Зиннур Хәлиуллин хезмәт баскычлары аша цех начальнигына кадәр юл үтә. Әлбәттә, ул биредә дә үзешчән сәнгатьтән аерылмый, төрле смотр-фестивальләрдә призлы урыннар яулый. Җырлар иҗат итүен дә ташламый. Бигрәк тә якташларын әсир иткәне сүзләрен дә, көен дә үзе язган “Туймазы шәһәре гимны”, “Туймазым — гүзәл калам”, “Туймазым” җырлары булгандыр, мөгаен:
Туймазым — гүзәл калам,
Мин сиңа гашыйк тәмам.
Талпынса да күңелем читкә.
Юк, китмим, синдә калам...
Бер атна эчендә язылган әлеге гимн­ны соңрак район сабантуенда татар, башкорт, урыс, хәтта инглиз телендә дә башкаруны сорыйлар. Нәтиҗәдә, тыйнак музыка укытучыбыз, Зиннур Хәлиуллин, Гран-прига лаек булып, якташларының данын бөтен дөньяга таратты.
Җыр дигәннән, Зиннур Хәлиуллин — хәзер 120дән артык җыр авторы. “Әнкәй, көт мине!”, “Тукай урманы”, “Дуслар белән”, “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Кайтам туган якларыма”, “Яратам көлүеңне”, “Их, авылым урамнары!”, “Башкортстан газиз җирем”, “Гармунчы булсын ярың” һәм башка җырлары күпләрнең йөрәгенә үтеп кергән инде. Ул бигрәк тә Тимерҗан Идрисов, Илдар Юзеев, Әхсән Баян, Зәки Нури, Әлфия Булат, Дилә Булгакова һәм башкалар язган, күңел кылларын тибрәткән шигырьләргә көйләр иҗат итә. Әлбәттә, үзенең шигырьләренә дә. Аның җырларын танылган артистлар Фән Вәлиәхмәтов, Венер Закиров, Венер Сөләйманов, Әлфия Мәсәлимова һәм башкалар ихлас башкара. Үзешчән композиторның җырлары үзенең 3 китабында лаеклы урын алган. Ә инде республика дәрәҗәсендәге Дипломнарга, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, лауреат исемнәренә лаек булуы — үзе бер кадер-хөрмәт.
Миһербанлылык күңелләрдә уелып кала
“Утыраек әле бүген кич” дип җыр­ларда җырланса да, ни үкенеч, Зиннур аганың Кендектамагын күреп, Өсән буйларындагы талларда кошлар сайравын да ишетергә туры килмәде. Янәсе — вакытыбыз юк. Бизәкле капкаларга йозак эленсә дә, шөкер, күңел капкаларыбыз шар ачык әле. Иҗат кешесенең җанында таркүңеллелек булмыйдыр ул.
Бер генә мисал. Шулай, туган авылымда “Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!” китабымның исем туен үткәргәндә Туймазыдан яраткан укытучыларым Тәнзилә, Зиннур Хәлиул­линнар килеп төште. Сөенүемнең чиге юк иде. Шунда ук җыелган халык белән үзем төзекләндергән “Әнкәйләр чиш­мәсе”нә бардык, Коръән, вәгазьләр тыңладык. Күркәм чараның дәвамы китапханәдә чәй табыны янында җыр, тальян моңнары астында дәвам итте. Авылда яшәгән ветеран укытучылар ихлас теләкләрен җиткерде. Заманында Әнгам Атнабаевның “Яшьлек белән очрашу” поэмасын яттан сөйләгән Зиннур агабыз үзенең шигырьләрен укыды. Ул мизгелләр бүген дә кайтаваз булып яңгырый. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Кайчандыр язмыш белән якалашкан, бер җәйдә 3 операция кичереп, Уфа профессорлары аңа янә гомер бүләк иткән бит. Бер бөерсез, 80 яше белән барган 2нче группа инвалиды, ерак араларны якын итеп, рульдә үзе килсен әле! Бу бит илаһи батырлык! Парлы, миһербанлы, кечелекле укытучылар шулай була ул! Беркайчан да вакытка сылтанмыйк, тик изгелеккә генә сукмаклар суынмасын.
Сукмак, дигәннән, Зиннур Кәшфулла улы туган авылындагы мәктәбен дә онытмый. Очрашу, иҗат кичәләре, төрле бәйрәмнәр ансыз үтми. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтү максатында “Халык җәүһәрләре” төрке­мен оештыруда да аның якты эзе калган.
Гомер кояшы шулай акрынлап байый инде. Туганнарыбыз, балаларыбыз үкчәгә басып килә. Туймазы шәһәренең олы хөрмәткә ия хезмәт ветераннары, РСФСРның мәгариф отличнигы, югары категорияле укытучы Тәнзилә Хәләф кызы белән уңган-булган шәхес Зиннур Кәшфулла улы ике балага гомер бүләк иттеләр. Гөлназ Уфада бер министрлыкта җаваплы вазыйфада, Булат исә Туймазы шәһәрендә шактый еллар хакимият башлыгы урынбасары булып эшләде, хәзер башка җитәкче вазыйфасында хезмәт куя. Оныклары Әскар мәктәптә укый. Тәнзилә апа исә, еллар үтү белән мәдрәсә тәмамлап, балаларга дин нигезләре буенча гыйлем бирә. Зиннур ага да күптән намазда. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар дачаларында кош-корт асрый, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, бал кортлары белән дә мәш килә. Дин сукмакларыннан атлап, кешеләргә һәрдаим изгелек кылып яши алар.

Әнвәр Сөләйманов,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас