+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 февраль 2024, 09:10

"Диктор тавышы-2024" җиңүчесе билгеле

Кичә танылган диктор Әхәт Мортазинның тууына 65 ел тулу уңаеннан Уфада "Диктор тавышы-2024" конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.

"Диктор тавышы-2024" җиңүчесе билгеле"Диктор тавышы-2024" җиңүчесе билгеле
"Диктор тавышы-2024" җиңүчесе билгеле


Башкортстанның халык артисты Әхәт Мортазин истәлегенә багышланган иҗади ярыш быел бишенче тапкыр узды. Аны оештыручылар - Учалы районы мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья башкортлар корылтае белән берлектә "Юлдаш" радиосы.

Конкурска 80нән артык иҗади эш килгән. Анда Учалы, Белорет, Зилаер, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Әбҗәлил, Мәләвез, Гафури районнары, Чиләбе өлкәсе укучылары актив катнашты.

Гран-прины Стәрлетамак шәһәренең 3нче Башкорт лицей-интернатының 8нче сыйныф укучысы Айтуган Мөхәммәтҗанов яулады.

Фото: "Юлдаш" радиосы


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас