+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 февраль 2024, 05:20

Якташларыбыз һәм хезмәттәшебез зур бәйгедә җиңү яулады!

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды. Сөенечле яңалык — мәртәбәле бәйгедә безнең якташларыбыз да, хезмәттәшебез дә җиңү яулаган!  

Якташларыбыз һәм хезмәттәшебез зур бәйгедә җиңү яулады!Якташларыбыз һәм хезмәттәшебез зур бәйгедә җиңү яулады!
Якташларыбыз һәм хезмәттәшебез зур бәйгедә җиңү яулады!

“Поэма яисә шигырьләр шәлкеме” номинациясендә “Тулпар” журналының әдәбият бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин 3нче урынга лаек булган. Үзенчәлекле стиле, юморлы теле булган талантлы хезмәттәшебез нечкә лирикалы шигырьләр шәлкемен “Уф-ф-ф...” псевдонимы астында бәйгегә җибәргән булган.

«Роман» номинациясендә якташыбыз, педагогия фәннәре докторы, профессор, галим, язучы Әлфис Гаязов «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?.. » әсәре белән 1нче урынны яулаган. (Псевдонимы - "Туган якны өйрәнүче").

Конкурста балаларны, үсмерләрне тәрбияләүче әсәрләргә дә зур урын бирелгән. Монда да безнең якташларыбыз сынатмаган. Чыгышы белән Илеш районыннан булган, бүген Казанда яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм прозаик Марат Кәбировка “Повесть” номинациясендә 2нче урын бирелгән. Әсәр “Миллион” дип атала. Автор үзенә "Миллионер" псевдонимы алган.

Сәләтле якташларыбызга соклануыбызны белдерәбез һәм барлык җиңүчеләрне, каләм осталарын зур бәйгедәге матур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас