+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Аксакалның “Соңгы китабы”

Әмирхан ага Еникиның киң билгеле әсәре турында бер кәлимә.

Аксакалның “Соңгы китабы”
Аксакалның “Соңгы китабы”


Халкыбызда: “Ике бармак арасына ит үсмәс ике туган арасыннан җил үтмәс”, дигән үткер мәкаль бар. Араларыннан ятларны түгел, хәтта җил дә үткәрмәслек булып дуслашкан, туганлашкан, җыр-моңнарны уртак иткән игезәк башкорт һәм татар халыкларына карата да бик тә тәңгәл килә бу мәкаль.

Шунысы да бар: гасырлар дәвамында сыналган, чыныккан бергәлек һәрдаим күркәм гамәлләр белән ныгытылып килә. 1991 елның 16 августында Башкортстан һәм Татарстан арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре турында беренче килешү рәсми теркәлде. Шул килешүгә нигезләнеп, Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты белән Татарстан китап нәшрияты арасында өр-яңа мәдәни бәйләнешләргә башлангыч салынды: татар әдипләренең әсәрләрен – Уфада башкортча, башкорт язучыларының иҗатын Казанда татарча укучыларга җиткерү каралды. Булачак серияләрнең исемнәре дә бик җылы, ягымлы, тирән мәгънәле итеп, “Китап” нәшриятында – “Кардәшлек киштәсе”, Татарстанда “Каләмнәр туганлыгы” дип аталды. Изгелекле башлангыч олы куаныч белән хупланып, моннан 30 ел элек – 1994 елда ике кардәш телдә ике яктан да иң маһир каләм осталарының иң укымлы тупланмалары тәкъдим ителеп, нәшерләнә башлады.
Татар әдәбиятының классигы, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай бүләге иясе, Башкортстанда туып-үскән, гомере буе туган ягын сагынып, данлап яшәгән Әмирхан ага Еникиның “Йөрәк сере”, “Әйтелмәгән васыять”, “Вөждан” дигән повестьлар һәм хикәяләр җыентыклары төрле елларда Уфада башкорт телендә дөнья күргән иде. Янә бер китабының “Кардәшлек киштәсе” сериясендә планга керәсе билгеле булгач, олуг аксакал иҗатының энҗеләре арасыннан басмага “Соңгы китап” дигән автобиографик повесте сайланды. Ике нәшрият арасындагы килешү шартларына ярашлы, әлеге китап тәрҗемәдә нәшерләнергә тиеш иде. Шулай да автор, бу очракта мөкатдәс теләген белдереп, әсәрен ана телебездә чыгаруны үтенде. Сөенечкә күрә, Башкортстан җөмһүриятенең югары даирәләре дә, “Китап” нәшрияты җитәкчелеге дә, аксакалның гозерен аңлап һәм санлап, аңа хөрмәт күрсәтеп, үтенечне канәгатьләндерергә хәл итте. Шулай килеп керде “Китап” нәшриятындагы безнең татар басмалары бүлегенә бөек якташыбызның кулъязмасы, бу 1998 елның июле иде.
Әйтергә кирәк, “Соңгы китап” повестен Әмирхан Еники байтак алда – үткән гасырның җитмешенче елларының азагында иҗат итә. Әсәр – аның гомер елъязмасы, аның башыннан узган вакыйгаларны, кичерешләрне чагылдырган хисле-тойгылы, тирән фикерле һәм фәһемле повесть. “Каргалы” һәм “Дәүләкән” дигән ике бүлектән тора ул. Бу хакта Әмирхан Еники үзе: “Минем туып-үскән җирем икәү – Каргалыда туганмын, Дәүләкәндә үскәнмен... Дәүләкәнне мин Каргалыга караганда күп мәртәбә яхшырак беләм, әмма Каргалы – ул минем туган туфрагым, бөтен нәсел-нәсәбем шунда яшәгән, барлык якын һәм ерак кардәш-ыруым да шунда яшиләр иде”, – дип яза.
Татарлар белән башкортлар тыгыз аралашып гомер сөргән мохит, ике халыкның да кадерләп саклау тиешле рухи-әхлакый, мәдәни байлыклары, гореф-гадәтләре һәм йолалары, буыннан-буынга күчеп җырланган “Ирәндек”, “Элмәлек” кебек халык җырлары, язучының уяу хәтерендә сакланган төрле холыклы кешеләр талгын, тәмле телле, затлы, олпат хикәяләүдә җанлы сурәтләрдәй күз алдына баса. Шушы гади дә, хикмәтле дә кешеләр төяк иткән хозур табигатьле төбәк – боргаланып аккан Дим елгасы, аның ярларындагы күк тирәкләр, сөттән йомшак, көмештән саф сулы Аслыкүл, үркәч калкулыклардан ялан-болыннарга күчкән киңлекләр, ефәк чукларын тибрәндереп, дала буйлап йөгергән ак чәчле кылганнар... Барысы да табигый, тормыш, яшәү ничек бар – шулай, тәкъдир кушканча, заман агышынча. Хәтта аянычлы гына хәлләрне бәян иткәндә дә сүз остасы иплелек кысаларыннан чыкмый, шуңадыр да, әсәр, күңелгә якын, таныш кешеләр турында сүз баргандай, бик тә яратып, ниндидер моңсу рәхәтлек, якты сагыш белән укыла.
Башкортстанда чыгачак китапны әзерләгәндә Әмирхан ага шәрехләүдә, әсәрдә Брежнев заманы чагылдырылуын ассызыклап: “Без... чиле-пешлерәк социализм шартларында яшәдек. Әйтергә кирәк, начар яшәмәдек. Еллар тыныч-имин торды, тормыш шактый ук җиңеләйде. Рухи һәм фикри хөрлек җәһәтеннән канәгатьсезлек кичерсәк тә, сабыр иттек, чөнки киләчәккә ышанычыбыз зур иде”, – дип белдерде.
Китапларның да, кешеләрдәй, үз язмышлары. “Соңгы китап”, мөхәррире – мин, корректоры Зилә Адыева, бизәүче мөхәррир – Башкортстан Гербы авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фазлетдин Ислахов тарафыннан басмага әзерләнде һәм 1999 елның азагында басылды. Басмаханәдән тәүге нөхсәләрне алуга ук, туган Башкортстанында туган телендә чыккан беренче һәм бердәнбер китапны Казанга – аны күптән көткән Әмирхан агага озату хәстәрен күрдек. Шөкер, ул аны күреп, куану бәхетенә иреште. Китап чыгуны сөенчеләгән дуслар аша безгә хәерхаклы рәхмәтен, басмадан канәгать-разый калуын җиткерде. 2000 елның февралендә аксакал бакыйлыкка күчте.
Күрәзәлек кылгандай, “Соңгы китап” дип атаган повестеның Башкортстаннан килеп ирешкән өр-яңа басмасы, бәлки, әдипнең җылы кулларында соңгы китабы, аны хөрмәт иткән якташларыннан, күпсанлы укучыларыннан соңгы сәлам булгандыр.
Әмирхан Еникиның иң самими васыятьләре: туган җиреңне, туган халкыңны ярату, аларга мәңге тугры калырга өндәү нәсыйхәте, заман үзгәрешләрендә какшамый, һаман күңелләрдә кала.
Тугандаш ике милләт мөнәсәбәтләре турында әйткәне дә олы сабак: “Татар һәм башкортның киләчәге бары дуслыкта! Бер-береңә арка таянычы булып, тел, лөгать, гадәт һәм әхлак алмашып яшәүдә”.

Динә МОРЗАКАЕВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: