Төхфәт Янәби (чын исеме Төхфәтулла Кәлимулла улы Кәлимуллин) 1894 елның 14 февралендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Миякә районы) Янәби-Урсай авылында туган. Республика тарихына ул туган авылы атамасыннан алынган тәхәллүс буенча керде.
Белемне туган авылында, Стәрлебашта Гали хәзрәт мәдрәсәсендә, Ырынбурда (“Хөсәения” мәдрәсәсенә кабул ителмәгәч) Заһидулла хәзрәт мәдрәсәсендә ала.
1917 елга кадәр Актүбә тирәсендәге бер авылда казах балаларын укыта, Уфада пекарняда камыр басучы булып эшли.
Төхфәт Янәби 1917 елда хәрби хезмәткә алына, 1918 елда кайта. 1919 елда Кызыл гаскәргә языла. Бәләбәйдә сәяси бүлектә сәяси курсларда укый. 1920 елга кадәр район хәрби комиссариатында агитация-пропаганда бүлеге җитәкчесе булып тора. Шул елларда Мәскәүдә Свердлов исемендәге коммунистлар университетында укый. Бер ел укыгач, Үсәргән, Аргаяш кантоннарында партия эшендә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы булып хезмәт итә.
1924-37 елларда Төхфәт Янәби “Башкортостан” гәзитендә башта – сәркәтип, соңыннан җаваплы сәркәтип булып эшли. 1931-32 елларда Мәскәүдә сәяси курсларда укып кайта. “Чәчән”, “Яңалык”, “Сабан”, “Октябрь”, “Ленин юлы” журналлары эшендә катнаша.
Башкортстан Язучылар берлеген оештырганда Төхфәт Янәби 1934 елның 16 мартында республика совет язучыларының беренче съездында хисап доклады белән чыгыш ясый. Ул Язучылар берлеге идарәсе составына кертелә һәм идарәнең җаваплы секретаре итеп сайлана. 1934 елда Мәскәүдә Язучыларның I Бөтенсоюз съезды эшендә катнаша. Төхфәт Янәби актив чыгыш ясый һәм республикада журналистика үсешенә зур өлеш кертте.
1937 елда Төхфәт Янәби буржуаз милләтчелектә ялган гаепләүләр буенча репрессияләнә һәм кулга алына. Язучы Уфада 1938 елның 10 июлендә атып үтерелә. 1956 елда исеме аклана.
Төхфәт Янәби иҗат эшен партия, совет һәм матбугат органнарында җаваплы эшләр башкару белән бергә алып бара. 1920 еллар башында шигырьләре, нәсерләре, хикәяләре гәзит-журналлар битләрендә еш күренә башлый.
Төхфәт Янәбинең беренче шигырьләрендә заман сулышын, илдәге үзгәрешләрне тоеп була. “Борылмалы юллар”, “Баганалы юл буйлап”, “Җиңүчеләр иле” кебек поэмалары шагыйрь иҗатының үсеш этаплары булып тора. Ул әсәрләрдә автор яңа совет кешесенең җанлы образын гәүдәләндерә. Халык авыз иҗаты байлыгын, аерым алганда, кобаер алымнарын кулланып, әсәрләрен халыкчан итүгә ирешә.
Төхфәт Янәби поэзия һәм проза өлкәсендә бердәй иҗат итә. Нәсерләре, юмористик хикәяләре (мәсәлән, “Түбәсез өйләрдә”, “Тәүге танышу”, “Инспектор”, “Көтүче Шәрәй”, “Куылды”) үзәгендә гади халык вәкилләре тора, аларны язучы зур ихтирам белән сурәтли.
Төхфәт Янәбинең иҗат гомере зур түгел. Шулай да ул әдәбиятта сизелерлек мирас калдыра. Иҗтимагый-сәяси темага күп кенә әсәрләр яза, журналистикага багышланган “Партия һәм авыл ярлылары”, “Башкортстан вакытлы матбугаты” (1919-29) хезмәтләре бар.
1936 елда Казанда “Җиңүчеләр иле” китабы чыга. Сайланма әсәрләре, исеме аклангач, Уфада ике тапкыр (1958, 1969 елларда) нәшер ителә.
Уфада Төхфәт Янәби 1932-37 елларда яшәгән йорт (Карл Маркс урамы 17/19) диварына истәлек тактасы куелган. Башкаланың Инорс микрорайонындагы бер урам (бульвар) шагыйрь Төхфәт Янәби исемен йөртә. Туган авылы Янәби-Урсайда музей эшли, мәктәп каршында бюсты урнаштырылган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.