“Кызыл таң”ның тугры дуслары бихисап. Алар арасында язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, галимнәр дә бар. Әйе, дуслык ул еллар дәвамында сынала. Менә шул сыналган дусларыбызның берсе – Фәнүнә Сираҗетдинова.
Фәнүнә апа 75 яшен күтәренке кәеф белән каршы ала һәм гәзит укучыларыбызга иң изге теләкләрен җиткерә.
– Һәр яшьнең үз матурлыгы. Олыгая-олыгая яшәүнең тәмен дә, кадерен дә ныграк беләсең, тоясың. Моңаеп утырасыңмы, әллә инде актив тормыш рәвеше алып барасыңмы – һәрнәрсә кешенең үзеннән тора. Тирә-яктагы матурлыкны күреп, үзең яраткан шөгыль, эшләрең белән вакытыңны үткәрсәң, тормыш та ямьле. Мин кул эшләре белән шөгыльләнәм, бакчама чәчәр өчен орлыклар әзерли башладым, сәламәтлегемне дә хәстәрләргә тырышам.
“Кызыл таң”чыларга хөрмәтем бик зур. Әлеге коллектив җитәкчелеге өлкәннәргә дә, тарихка да бик сакчыл карашта. Журналистларның эшләренең авырлыгын, җаваплылыгын мин беләм, шуңа күрә дә зур ихтирам белән карыйм. Алда да сезгә һәм гәзит укучыларга исәнлек, сәламәтлек, уңышлар телим, – диде Фәнүнә апа.
Фәнүнә Сираҗетдинова Илеш районының искиткеч матур табигатьле, нәзакәтле, зифа буйлы ак каеннар арасында сыенып утырган, сәләтле һәм моңлы халык яшәгән Ишкар авылында туган. Сугыштан соңгы авыр чорда – 1949 елның 15 февралендә гап-гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә ул.
Әтисе Хәниф – Бөек Ватан сугышыннан туган төягенә кайткан бәхетлеләрнең берсе. Сугыш яланнарын аркылы-буй үтеп, бер генә тән җәрәхәте дә алмыйча, исән-имин кайтса да, фронтовикның күңел җәрәхәте бик тирән була. Тормыш йөген, нигездә, әнисе Миңнезадәгә берүзенә тартырга туры килә. Тырыш, зирәк хатын колхоз эшенә дә, балаларын үстерергә дә өлгерә. Ул яшелчә бакчасында, тавык, сарык фермаларында эшли, җәен-көзен басудан кайтып керми.
Кешелекнең бер үзенчәлеге бар – ул кайгыда да, шатлыкта да, авырлыклар кичергәндә дә җыр-моңнан аерылмый. Миңнезадә яралы күңеленә дәва эзләп тә, кечкенә шатлыклары белән бүлешеп тә һәрдаим акрын гына җыр суза. Ә тормышның үз җыры – ул да үз җае белән агыла. Әнисенең моңлы тавышын тыңлап, аңа охшап, тырыш, эшсөяр булып үскән балалары берәм-берәм олы тормыш юлына аяк баса. Ә бүген Фәнүнә Сираҗетдинова гәзит укучыларыбызга шул тормыш йомгагын “сүтә”.
Гамьсез балачак илендә
“Кайсы чорда, нинди генә шартларда үтсә дә, һәркемнең балачагы күңел түрендә иң якты хатирәләр калдыра. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки кеше туган нигезендә, әти-әнисенең җылы кочагында гына тулы бәхетле була.
Мин балачакта бик шук, шаян һәм әйдәп йөрүче идем. Дуслар белән колхоз бакчасына төшү, икенче төрле этлек уйлап чыгаручы гел мин идем.
Кышын чаңгыда шуарга бик ярата идем. Безнең авыл янында әллә ни биек таулар юк. Ә минем биектән шуып карыйсы килә. Шуңа күрә текә елга ярыннан шуып төшә идем. Яр минем өчен тау да, трамплин да булды.
Күңелле мәктәп еллары
Мәктәп еллары бик матур хатирәләр генә калдырды. 8нче сыйныфны Ишкарда тәмамладым. Урта белемне Югары Яркәйдә алдым. Тырышып укыдым. Җәмәгать эшендә “йөзеп” йөрдем. Ул концерт оештыруларны искә алсам, бигрәк кыю булганмын икән, дип аптырап та куям. Үзем бию уйлап, куеп, иптәш кызлар белән костюмнар ясап чыгыш ясыйбыз. Гармунчы булмаганда, үзем җырлап, үзем бии идем. Һинд, казах биюләренә кадәр куйганыбыз хәтердә калган. Авыл клубында кино алдыннан документаль өзек тә күрсәтелә иде. Менә шулардан мәгълүмат алып, сыйныфташ ахирәтләрем Физәлия, Руфа, Финзия, Рәшидә белән үткәреләсе чараларга нинди дә булса яңалык кертергә тырыша идек.
Ә җырларны радиоалгычтан тыңлап өйрәндем. Хәтерем яхшы булганлыктан, мин аларны бик тиз отып ала идем. Шуңа күрә, эфирда концерт вакыты җитсә, музыка укытучысы, мине чакыртып, радио тыңлата иде. Мин балалар өчен яңгыраган җырны отып алып, башкаларга өйрәттем.
Оештыру сәләтемне күреп, пионер оешмасының дружина советы рәисе, мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын да миңа ышанып тапшырдылар. Һәм мин аларны намус белән үтәдем.
Безнең заманда иң мәртәбәле һөнәр укытучы иде. “Мин укытучы булам!” – дигән теләк минем дә балачак хыялы булды. Бу уй мәктәпкә беренче сыйныфка баргач та туган иде.
Олы юлга
Югары Яркәй мәктәбен тәмамлаган елда комсомолның район комитетында эшләүче Рузилә апа Янтурина миңа: “Фәнүнә, Уфага педучилищега укырга бар! Син укытучы булырга тиеш!” – дип үгет-нәсыйхәт бирде. Мин бу хакта хыяллансам да, чыгып китәргә мөмкинлек юклыктан, берәр ел эшләп, акча туплагач укырга керермен, дип уйлый идем. Рузилә апаның сүзләре мине канатландырды. Мәктәптәге, комсомол тормышындагы активлыгымны күреп, миңа шундый тәкъдим ясагандыр, дип уйлыйм. Чөнки минем урынга башка берәүгә дә юллама бирергә мөмкин иде бит. Күрәсең, Ходай Тәгаләдән шулай язган булгандыр. Юллык акча табып, урысча бер авыз сүз белмичә, берүзем башкалага чыгып китеп, укырга кердем.
Иң бай студент булдым
Училищеда уку авыр һәм кызыклы иде. Ни дисәң дә, дәресләр урыс телендә алып барыла, ә мин телне бик начар беләм. Шулай да укытучылар миңа карата бик мәрхәмәтле булды. Һәрвакыт ярдәм иттеләр, аналарча хәстәрлек күрсәттеләр.
Минем хәерчелек, күрәсең, “кычкырып” торгандыр инде. Укытучым Елизавета Николаевна: “Фаечка! Ял көннәрендә минем өйгә килеп, йорт эшләрендә булыша алсаң, шат булыр идем. Авыл кызы буларак, синең андый эшнең асылын белеп башкарачагыңа ышанам. Үзеңә бераз акчасы да булыр. Мин, концертмейстер буларак, кулларымны саклап, тәрбияләп торырга мәҗбүрмен”, – дип чакырды.
Чынлап та, мин бер эштән дә курыкмый идем, чөнки балачактан ук кешегә хезмәтчелектә булдым. Әнкәйгә ярдәмләшү йөзеннән, эшнең авырын-җиңелен карап тормыйча, аны җиренә җиткереп башкарып чыгарга тәрбияләнгән идем. Шулай итеп, ял көннәрендә мин укытучыма барып, юасын – юып, тазартасын – тазартып, үтүклисен – үтүкләп, кагасын – кагып, кесәмә акча да салып кайтып китәр булдым. Тамагым туйганчы ашарлык акчам да булды. Бу хәлне дә Ходайның миңа карата мәрхәмәтле булуы белән бәйлим.
Шуңа охшаш тагын бер хатирә күңел түрендә саклана: вокал буенча укытучым ял көннәрендә үзенә чакырды. Мин ул чакыруны эшкә дәшү дип уйладым да, алмаш киемнәремне алып, әйтелгән адрес буенча киттем. Барып кергәч тә, өс киемемне алмаштырып, нинди эш эшләргә кирәклеген сорадым. Укытучым башта табын артына чәй эчәргә чакырды. Мине сыйлагач, кат-кат гафу үтенеп, үзенең шкаф эчендәге күлмәкләрен берәм-берәм чыгарып күрсәтә башлады. Алар киелгән булса да, бик яхшы сыйфатлы, модадан чыкмаган күлмәк-итәкләр иде. Укытучым үзе искесен миңа тәкъдим иткәнгә гафу үтенә, ә минем шатлыктан күңел тула. Киемнәрнең һәркайсы миңа үлчәп тегелгән кебек таман иде. Әлбәттә, мин аларның барысын да рәхмәтләр әйтеп кабул иттем. Студент чагымның соңгы елларына кадәр ахирәтләрем белән алмашлап кидек без ул күлмәкләрне.
Өченче курста укыганда укытучым миңа филармониядә хор капелласы оештырылуы турында хәбәр итте һәм барып карарга кушты. Без, берничә студент, тыңлау оештырылган көнгә филармониягә бардык һәм мин, сайлау турын узып, эшкә чакыру алдым. Бераздан стипендиягә һәм ял көннәрендә йорт эшләрен башкаруым өчен алган акчага филармониядәге 75 сум эш хакы да кушылгач, мин училищеда иң бай студентка әверелдем. Моны да Хак Тәгаләнең зур бүләге дип кабул иттем.
Филармониягә багышланган дүрт дистә ел
Менә шулай, укытучы булырга хыялланган җиремнән җырчы булып киттем. Сәхнә – күңелгә рухи байлык бирүче, башкаларга матурлык өләшүче илаһи, серле дөнья. Анда бер аяк бассаң, ул сине үзеннән тиз генә җибәрми, гел генә тартып, каратып тора.
Мин капеллада тугыз ел эшләдем. Шул вакыт эчендә тәгаенләнгән концерт вакытында берәр артист чирләп китсә, җитәкчеләр аның урынына мине сәхнәгә чыгара иде. Гастрольләргә бара алмыйча калучы булса, аның урынына да мине җибәрер булдылар. Чыгышларымны күзәтеп баручылар: “Син нигә эстрадага күчмисең?” – дигән сорауны еш бирде. Ә минем анда күчәргә уемда да юк иде. Чөнки капеллада чыгыш ясау белән аерым җырлау – икесе ике нәрсә. Шулай да, җитәкчеләр кушкач, аларның ышанычын аклар өчен эстрадага күчтем.
1980-2003 елларда Башкортстан филармониясе солисты булдым. Репертуарым бик бай иде. З. Исмәгыйлев, Р. Газизов, Р. Мортазин, Т. Шәрипов җырларын, “Биек кенә таукай”, “Тирмән дә асты тирән су” кебек башкорт халык җырларын яратып башкардым. С. Әлибай шигыренә Н. Даутовның “Мәхәббәт җыры”, З. Котлыгилдина шигыренә
С. Низаметдиновның “Ялан чәчәкләре”, Р. Гарипов шигыренә Р. Сәхәветдинованың “Кәккүк” җырларын беренче башкаручы булдым. Мин һәрвакыт җырны эчтәлегенә карап сайладым, чөнки үзеңнең күңелеңнән чыккан җыр гына халыкның күңеленә үтеп керә. Тамашачыны бервакытта да алдап булмый. Әгәр дә син барлык тырышлыгыңны, сәләтеңне биреп җырламыйсың икән, ул да сиңа сыек кына кул чабулар белән җавап бирә.
Кырык елга якын филармониядә эшләдем. Шушы гомер эчендә СССР, Русия буйлап бик күп гастрольләргә йөрелде. Хөкүмәтебез, хезмәтемне күреп, зурлап бәһаләде: 1989 елда – БАССРның атказанган, 1994 елда “Башкортстанның халык артисты” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Хыялым тормышка ашты
Әйтүемчә, сәхнә матурлыкны, яшьлекне ярата. Күп кенә артистлар, сәхнә чиреннән арына алмыйча, картайгач та аннан китми. Һәр нәрсәнең үз вакыты, үз матурлыгы бит. Өлкәннәрне яшьләр алмаштырырга тиеш. Беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел. Шуңа күрә сәхнәдән китүемә мин алдан әзерләндем һәм җиңел кичердем.
Әйтергә кирәк, моның тагын бер сере бар: балачак хыялымны тормышка ашыру мөмкинлеге тууы. Г. Әлмөхәммәтов исемендәге Республика гимназия-интернатына укытырга чакыру алдым һәм теләп кабул иттем. Унике ел укытучылык хезмәтен бик тырышып, яратып, бирелеп башкардым.
Гаилә – терәк
Кеше хезмәт юлында нинди генә үрләр яуласа да, ул, тәү чиратта, гаиләсендә бәхетле булырга тиеш. Мин мәхәббәтемне филармониядә таптым, яратып кияүгә чыктым. Без башкалар сокланырлык матур пар идек. Хәтта урамда барганда безгә борылып-борылып карап үтәләр иде. Уртак мәхәббәт җимеше булып улыбыз Илшат туды.
Тик тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Минем түгәрәк бәхетем челпәрәмә килеп ватылды. Матурларга кызыгучылар күп була. Ирем башка берәү янына чыгып китте. Моны мин дә, улым да бик авыр кичердек. Чөнки гаиләдә әти дә, әни дә булырга тиеш. Бу – тормыш кануны.
Уңышны тояр өчен уңышсызлыкны да тоеп карарга кирәк булгандыр. Икенче ирем миңа үлеп гашыйк булды. Мин аңа игътибар итмәгәч, ул улым аша йөрәгемә юл ярырга булды. Беркөн килеп, улым миңа: “Әнием, мин аның янәшәдә булуын телим”, – диде. Ана баласы өчен барлык адымга да бара. Кияүгә чыгарга ризалыгымны бирдем, һәм бу адымга баруыма бер дә үкенмәдем. Минем өчен ул – ышанычлы ир, Илшатка һәм улыбыз Илһамга хәстәрлекле әти булды. Айлар буена гастрольләргә чыгып киткәндә дә ирем мине һәрвакыт аңлап, хәлемә кереп озатып калды һәм каршы алды. Ә мин үзем озайлы гастрольләрне бервакытта да яратмадым. Күңелем белән гел якыннарым янында булдым, алар өчен өзгәләндем. Әле дә “гастроль” сүзен ишетүгә тәнем чымырдап куя. Ни дисәң дә, һәр һөнәрнең четерекле яклары була. Артист тормышы да читтән караганда гына җиңел күренә.
Аллаһка шөкер, улларым тәртипле булып үсте. Бу тормышта икесе дә үз урынын тапты. Бүген “нәнәй” дип өзелеп торучы дүрт оныгым үсә.
***
Фәнүнә Сираҗетдинова: “Мин – Ходайның яраткан баласы”, – ди. Бәлки, шуңа күрә дә Хак Тәгалә аңа тормыш юлын үткәндә сынауларны күбрәк биргәндер. Ә инде ул язмыш сынауларына сынмагач, сыгылмагач, җырлары аша кешеләргә яшәү дәрте, матурлык өләшкәч, башкаларга үрнәк булырдай тормыш юлы бүләк иткән.
Зөһрә ИСЛАМОВА.