Мәсәлән, коточкыч дошман төрмәсендә горурлыгын, намусын, Туган илгә тугрылыгын сокланырлык итеп саклап кала алган, богауларда тетрәндерерлек җырлар язган милләттәшебез, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең даны әле дә бөтен дөньяга яңгырый, аның иҗаты, батырлыгы бүген дә бөтен Җир шарында яшәүчеләрне сокландыра.
14-16 февральдә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу максатында Бөтендөнья Татар конгрессы тарафыннан оештырылган сәфәрдә без – Башкортстан делегациясе вәкилләре дә каһарман шагыйрьнең исеме мәңге яшәячәгенә тагын бер кат инанып кайттык.
Күңелле мизгелләр юлга чыгу белән үк башланды. Уңайлы, иркен, җылы автобуста барганда да, кайтканда да 34 сәфәрдәшебезнең күбесе (язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, җәмгыять тормышында актив катнашучылар) микрофонны кулыннан да төшермәде диярлек – шигырь-хикәяләрен укыды, җырлады, кызыклы хатирәләре белән уртаклашты.
Халисә Мөдәрисова, Дилә Булгакова, Рәфига Усманова, Халисә Мөхәммәдиева, Фәния Габидуллина, Рамил Чурагулов, Эльверт Хаматшин, Илдус Тимерханов, Рәсим Рәхмәтуллин, Вәрис Акбашев һәм башкаларның чыгышлары алкышларга күмелде. Ә инде Светлана Шәрипова, Флүрә Шәрипова, Гөлфия Шәвәлиева, Светлана Васикова җырлары белән дә күңелләрне күтәреп җибәрде.
Автобус эчендәге “концерт”ны Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшләүче Айгөл Юлъякшина үзенчәлекле итеп алып барды һәм Борайдан Фатыйма Гыйльметдинова, Фәнзәлия Бәдертдинова, Балтачтан Аида Хәйртдинова, Чакмагыштан Рәзифә Сәхапова, Илештән Мөнәвис Низаметдинов, Уфадан Эльмира Ибраһимова, Дилә Хәйретдинова, Фәүзия Мөхәммәтдинова (Гайзаман), Зөһрә Исламова, Галия Арсланова һәм башкаларның иҗаты белән дә кызыклы итеп таныштырды.
Нурлы-моңлы Казан безне көләч йөзле кешеләре, тәмле кичке аш белән каршы алды да, юлдан арыганлыгыбызны да минут эчендә юып төшерде – Нәҗип Җиһанов исемендәге IX татар музыкасы февстивалендә Фәрит Яруллинның тууына 110 ел тулуга багышланган, “Ике багышлау” дип аталган кичәдә хушландык, искиткеч музыка дөньясында гиздек.
Икенче көн программасы бай эчтәлекле чаралардан гыйбарәт булды. Көн Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына экскурсиядән башланды. Искиткеч ремонт, заманча җиһазаландырылган кабинетлар, заман яшьләренең барлык таләпләренә җавап бирүче җиһаз-әсбаплар, яшьләрне киләчәктә туган телләрен белүче һәм башкаларга өйрәтүче татар зыялылары итеп тәрбияләү өчен эшләнгән махсус дәүләт программалары, үз эшенә мөкиббән киткән остазлар – биредә күргәннәребезнең барысы да чиксез соклану уятты һәм бу белем йортында туган телнең, милләтнең киләчәге өметле булсын өчен эшнең югары дәрәҗәдә оештырылган булуына ышандырды.
Университетта башкортстанлылар белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты директоры Рәдиф Замалетдинов, кафедра мөдирләре, укытучылар җылы аралашты.
Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашканнан соң, Башкортстан делегациясе Татарстан Милли музеена юлланды. Биредәге уникаль экспонат булган Моабит дәфтәре Русия Герое Рәсим Баксиков тарафыннан тантаналы рәвештә халыкка чыгарылды. Тоткынлыкта да баш имәгән татар шагыйренең җан әрнүләре, Туган иленә, халкына сөюе түгелгән, саргаеп барган кечкенә дәфтәрне күргән һәркемнең диярлек күзләрендә яшьләр җемелдәде, күңелләрдә чиксез моңсулык та, горурлану хисләре дә уянды.
Бөтендөнья татар конгрессы бинасында оештырылган “түгәрәк өстәл”дә ике республика язучылары, матбугат өлкәсендә эшләүчеләр иҗат итү, китап чыгару, заманча әсәрләр язу мәсьәләләре турында сөйләште, шигырьләр укыды. Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Башкортстан татарлары өчен җан атып яшәүче һәм эшләүче Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин безнең республика иҗатчыларын да Татарстан Язучылары берлегендә күрәсе килүен белдерде.
-Без башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә аермыйбыз, тугандаш халыклар арасында да ызгышлар булырга тиеш түгел. Татарстан матбугаты яхшы әсәрләрне даими бастыра, -- диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. – Иҗатта һәрвакыт хәрәкәт булырга тиеш. Язучы гомер буе өйрәнә, гомер буе укый. Стиль – ул авторның үзе. Яхшы кешенең әсәре дә якты килеп чыга, эстетик яктан матур тойгылар калдыра, -- диде ул, барлык иҗатчыларны югары камиллеккә өндәп.
Күп җырлар авторы, шагыйрә Светлана Шәрипова матур юбилее уңаеннан татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнде.
Сәйдәш мәдәни үзәгендәге VI Халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесенең Гала-концерты төрле төбәкләрдән җыелган татарларны бер бинада очраштырды. Бәйгедә иң кечкенә катнашучыга ике яшь булса, иң өлкәненә 90 яшь иде. Җиңүчеләр арасында якташларыбызның да байтак булуы аеруча сөендерде.
Муса Җәлилнең тормыш юлын югары осталыкта сәхнәләштерү, моңлы җырлар, әдипнең шигырьләрен күңелгә үтәрлек итеп сөйләүләр белән үрелеп барган бу кичә һәркайсыбыз күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Башкортстанлылар Казанга бу сәфәреннән күп фәһем, илһам алып кайтты, дисәк, һич ялгышу булмас. Богауларда килеш “елмаеп үлә” белгән Герой-шагыйрьнең Казан уртасындагы мәһабәт һәйкәле һаман күз алдында тора һәм әйтә кебек: “Елмаеп яшәсен татарлар!”