Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Фина Вәлиеваның исеме театр сөючеләргә чагу, төрле чагылыштагы характерлы образлар тудырган актриса буларак таныш. Берсеннән-берсе матур, катлаулы рольләр башкарудан тыш, Фина Мансур кызы үтә дә җаваплы, мәшәкатьле булган труппа мөдире вазыйфасын да башкара. Бүгенге сүзебез аның тормышка, кешеләргә, эшенә, һөнәренә, театрга карашы хакында.
Моңлы балачак
– Мин 1969 елның 8 гыйнварында Тәтешле районының Гәрәбаш авылында колхозчылар гаиләсендә дүрт ул арасында бердәнбер кыз бала булып дөньяга килгәнмен. Балачак хатирәләре ул чакта гөрләп торган авылыбызга бәйле: һәр йортта 4-5әр бала үсә, мәктәп, клуб, колхоз эшли. Җәй айлары бигрәк күңелле үтә иде. Көндез урманга кура җиләге, я җир җиләге җыярга барабыз, аннан кайткач, йорт эшләрендә ярдәмләшәбез. Ә инде көтү кайтып, сыерлар савылгач, яшь-җилкенчәкне урам тарта.
Хәтеремдә, абыем, өч эскәмияне тоташтырып, капка төбендә утырыр өчен урын эшләп куйды. Шул эскәмиягә тезелешеп утырабыз да таң атканчы уен уйныйбыз, гармунга кушылып җырлыйбыз. Хәзер шуларны искә төшерәм дә, хәйран калам: әти-әни, күршеләр чыгып, тавышланганыбыз өчен безне ачуланганы, куып җибәргәне булмады. Ә бит үзләренә таң белән торып эшкә барасы.
Шулай берсендә мин – уенга, әнием, чиләген тотып, сыер саварга абзарга кереп китеп бара. Шыпырт кына урамга йөгердем. Уеннан кайтуыма тагын әнием, чиләген тотып, ихатада басып тора. Бу юлы инде ул иртәнге савымга чыгып бара иде. Әлбәттә, таң атуга гына кайтуым өчен миңа “өлеш” эләгүен эләкте, тик мин әниемнең бертөрле яшәгәнен күреп, аны кызганып, артыннан карап калдым. Шул вакытта күңелемдә “минем тормыш икенче төрле булырга тиеш” дигән уй туды. Бу, күрәсең, яшьлек амбицияләре булгандыр. Тик шулай да үз тормышымны матурлык белән урап алырга омтылдым һәм уйларым чынбарлыкка ашты. Ә балачагым – тормыш юлымның бик матур, гармунлы, моңлы чагы булып хәтердә калды.
Тәүге адымнар
Мәктәптә, авыл клубында үткәрелгән чараларда актив катнаштым. Шуңа күрәдер инде, сигезенче сыйныфтан соң Уфа сәнгать училищесына укырга керергә булдым. Тик мин конкурстан уза алмадым. Кире авылга кайтудан оялып, документларымны полиграфия училищесына тапшырдым. Мин ул уку йортында тырышып укыдым.
“Юбилейный” мәдәният йортында эшләгән театр түгәрәгендә, училищеның “Радуга” вокал ансамблендә дә шөгыльләндем. Моңа өстәп, дус кызым белән бухгалтер курсларын да тәмамларга өлгердек. Училищены тик яхшы билгеләргә генә тамамладым һәм Матбугат йортына эшкә тәгаенләндем. Тик сәламәтлегем начарлану сәбәпле, мин бу һөнәрем буенча озак эшли алмадым.
Салават шәһәре – язмышым
Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы булмый, диләр. Язмышым мине Салават шәһәренә алып килде һәм мин Салават дәүләт башкорт драма театрына кассир булып эшкә урнаштым. Театрдагы беренче көннәрдә үк булачак ирем (Башкортстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа “Нур” татар дәүләт театры режиссеры Илдар Вәлиев – З.И.) белән таныштым. Илдар ул чакта актер булып эшли һәм, әйтергә кирәк, бик уңышлы образлар тудырып, матур рольләр белән сәхнәгә чыга иде. Озакламый без дуслашып киттек.
Берникадәр вакыттан соң Тәтешлегә кайтышлый Илдар мине Уфада яшәүче әти-әнисе белән таныштырды. Ул танылган театр артистлары Зөлфирә белән Иршат Вәлиевлар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Бу гаиләдә итагатьлелек, зыялылык, өлкәннәрне, әти-әнине хөрмәтләү беренче урынга куелган. Гаиләдәге балалар, менә шушы мохиттә тәрбияләнеп, ихлас, ачык һәм йомшак күңелле, ярдәмчел булып үсә.
Бианай һәм килен мөнәсәбәте
Халкыбызда: “Ир – баш, хатын – муен”, дигән мәкаль бар. Вәлиевлар гаиләсендәге дилбегә әнә шул “муен” кулында иде. Мин моның бер начарлыгын да күрмим. Киресенчә, гаиләдәге ир бала әнисенә якын икән, димәк, ул хатынына да шундый ук җылы мөнәсәбәттә була. Тагын, һәр әни кеше үз баласына яхшылык кына тели. Илдар белән танышканнан соң бер ел узгач өйләнештек. Әни-бианай, икебезне җитәкләп, ЗАГСка гариза язарга алып керде.
Инде әти-әниләребез бакыйлыкка күчте. Олыгая-олыгая аларның никадәр киң күңелле, акыллы булуына сокланам. Илдарның әнисе белән уртак тел табып, бианай-килен мөнәсәбәтен яхшы яктан саклый алдык, Аллаһка шөкер. Тормыш булгач, төрле хәлләр булгандыр инде, тик әни бервакытта да мәсьәләнең кызу чагында сүз куертмады, күпмедер вакыт узгач кына аңлашыр өчен өстәл артына сөйләшүгә чакырыр иде.
Театр – изге урын
Төрки дөньясында беренче актриса буларак танылган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: “Театр – изге урын”, дигән. Әйе, әлеге изге урында үз урыныңны табу җиңелдән түгел һәм ул һәркемгә бирелмәгән.
Кияүгә чыккач, үзе актриса булып озак еллар эшләгән бианам сәнгать институтына укырга керергә тәкъдим итте һәм мине имтиханнарга үзе әзерли башлады. Ирем дә, бу тәкъдимгә бик риза булып, һәрдаим ярдәмләште. Шулай итеп, мин Гөлли Мөбәрәкова курсына укырга керү бәхетенә ирештем. Ул курс Салават дәүләт башкорт драма театрына махсус җыелган иде.
Дүрт ел бик теләп укыдым. Институтны Константин Станиславский исемендәге Русия Федерациясе премиясе стипендиаты булып тәмамладым һәм Салават театрына эшкә кайттым. Бер-бер артлы төрле образлар иҗат итеп, хезмәттәшләрем белән матур эшләргә насыйп булды. Ә инде Илдар Русиянең театр сәнгате академиясен (ГИТИС) тәмамлап кайткач, “Нур” татар дәүләт театрына режиссер итеп билгеләнде һәм без Уфага күчендек.
“Нур”
Уфа “Нур” татар дәүләт театрына килгәч, ирем белән икебез дә җиң сызганып эшкә тотындык. Ул чакта театрның директоры – Урал Гыйрфатуллин, баш режиссеры Абылхәер Сафиуллин иде. Коллектив тормышына матур кереп киттек, инде менә 20 ел “Нур” театрына тугрыбыз.
Әйтергә кирәк, театрыбызның үзенчәлекләре бик күп, шулар арасында берсе – коллективның тату булуы. Без монда зур бер гаилә кебек эшлибез. Дустанә мөнәсәбәттә эшләү зур иҗади җиңүләргә дә алып килә, күңел өчен дә рәхәт һәм җиңел. Әлбәттә, бу коллективның җитәкчелегеннән дә тора. Директорыбыз Фирзәт Габидуллин – төпле җитәкче, ул килгәч, театрыбыз тагын да нурланып китте.
Һөнәрем
Минемчә, артист өчен зур һәм кече рольләр булырга тиеш түгел. Әни кеше өчен һәр баласы кадерле булган кебек, рольләремнең дә һәркайсы кадерле. Шулай да сәхнәгә чыгарылган соңгы эшләремнең берсе – “Туташ” спектаклендәге Сәхибҗамал роленә бераз тукталып үтим әле.
Театрның баш режиссеры Азат Җиһаншинга әлеге рольне миңа ышаныч белдереп бирүенә чиксез рәхмәтлемен. Актриса язмышында мондый роль булу – зур бәхет. Сәхибҗамал – бик үзенчәлекле, катлаулы роль. Әлеге образны тудыру зур тырышлык таләп итте. Эзләнүләребез, тырышлыгыбыз юкка булмады – ул тамашачы күңеленә барып җитте, дип уйлыйм.
Театр һөнәреңә тугры калуны да таләп итә. Син нинди генә кәефтә булсаң да, сәхнәгә аяк баскач, образыңа кереп, аны җиренә җиткереп башкарып чыгарга тиешсең. Минем язмышымда да һөнәремә тугры калуны таләп иткән очраклар булды. Шуларның берсе – әниемне җирләгән көнне сәхнәгә чыгып, “Әниемнең ак күлмәге”ндә Зөләйха ролен уйнау. Һөнәрем мине ул көнне кайгыдан сыкраган йөрәгемне шартлаудан саклап калды. Театр бинасына килеп керү белән йөрәгемне сихри бер җылылык чорнап алды. Гүя, ана үз баласын җылы кочагына алды. Әйе, тормыштагы иң авыр, кайгылы вакытларыбызда театр үзенең җылы кочагына алса, шатлыкларыбыз белән дә шушында уртаклашабыз.
Артист өчен бу һөнәр нечкәлекләрен аңлаучы гаилә терәге дә бик кирәк. Аллаһка шөкер, без ирем белән икебез дә бер казанда кайнагач, иҗат итү, эшләү, тормыш көтү күпкә җиңел.
Әниләрнең теләге кабул була
Әнкәем басалкы, кешегә усал кагылмый, күпчелек очракта дәшми калуны үз иткән итагатьле холыклы хатын-кыз иде. Ул: “Гомер – тауга менеп, таудан төшү генә”, – дип әйтергә ярата иде. Инде газиз кешемнең арабыздан китүенә хәтсез еллар узса да, әйткән сүзләре, теләгән теләкләре ешрак искә төшә.
“Әни баласына ни теләсә – шул тормышка аша”, диләр. Әнием миңа адымы саен бәхет теләде. “Баламның кадерен белеп яшәүче ир очрасын иде”, дигәне әле дә исемдә. Әйе, матур тәрбияле, итагатьле гаиләгә килен булып төшү – хатын-кыз өчен зур бәхет. Аллаһка шөкер, әниемнең теләкләре тормышка ашты – мине һәрвакыт яклаучы, курчалаучы, аңлаучы ирем белән инде 35 ел бергә тату, матур гомер кичерәбез, кызыбызны үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырдык.
Миндә әниемнең холкыннан алынган сыйфатлар булса, кызыбыз Радмилада күбрәк әтисенең холкы. Ана һәм кыз бала арасында булган җылы, ышанычлы мөнәсәбәттәбез. Гаиләдәге иҗади мохит кызыбызны да читләтеп узмады. Радмила – Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтының өченче курс студенты. Ул шигырьләр, җырлар иҗат итә, музыка белән шөгыльләнә, язган җырларын үзе башкара. Аның иҗатына сокланып, уңышларына шатланып яшибез.
Мин дә кызыбызга әни кеше теләрдәй иң изге теләкләрне көн дә кабатлыйм, чөнки сүз көченә ышанам. Әйе, уйлаган уеңны да, теләгән теләкне дә дөрес әйтә белергә кирәк.
Келтер-келтер тәгәридер...
Фина Мансур кызы белән әңгәмәне театр бинасында оештырган идек. Менә шушы 2 сәгать эчендә генә дә 5-6 хезмәттәше аның янына төрле йомыш белән кереп чыкты. Ул, аларның һәркайсын ихлас тыңлап, сорауларына җавап эзләде, я киңәш бирде. Бу аңлашыла, чөнки Фина Вәлиева 2021 елдан театрның труппа мөдире вазыйфасын да башкара. Мин аның хезмәттәшләренә аналарча хәстәрен күреп, сокланып һәм гаҗәпләнеп утырдым. Баксаң, әлеге вазыйфада ул Салават театрында да эшләгән икән.
– Театр директорыбыз Фирзәт Фәрит улы труппа мөдире вазыйфасы дилбегәсен үз кулларыма алуымны сорады. Мин бу эшнең никадар җаваплы, катлаулы икәнен белә һәм аңлый идем. Озак кына уйланып йөргәннән соң, шушындый акыллы, белемле, эшен җиренә җиткереп башкарган җитәкче кул астында ник эшләмәскә әле, дигән нәтиҗә ясадым һәм әлеге вазыйфага алынырга булдым.
Гади генә итеп әйткәндә, труппа мөдире буларак, мин коллективның һәр көнен алдан планлаштырырга тиеш. Театрыбыз үзебезнең бинада һәм күчмә спектальләр белән аена 40-50 спектакль куя. Мин, барлык нечкәлекләрне дә күз уңында тотып, коллективны туплап, сәхнәгә чыгаручы булып торам. Шуңа күрә дә труппа мөдиренең эшен шахмат уены белән чагыштырырга яратам.
Әйткәнемчә, холкым белән күбрәк әнкәйгә охшаган булсам да, әткәй кебек кызу да булырга мөмкинмен. Шулай да, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкса, кырт кына кисеп, “юк” дип әйтергә ашыкмыйм. Дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин, шуңа күрә дә кеше хәленә керә белергә кирәк. Тормыш барлык нәрсәне дә үз урынына куя – ул үзе бер фәлсәфә. Иң мөһиме – матур гамәлләр кылып яшәргә тырышырга кирәк. Артыңа борылып карауга күз карашыңны шау чәчәкле басу иркәләрлек булсын! – ди Фина Мансур кызы.
Әйе, тормыш – үзе фәлсәфә. Менә шулай, дөньяга сокланып, сайлаган һөнәренә тугры булып, кешеләр күңеленә матурлык өләшеп яши һәм эшли белүчеләр булганда тормыш арбасының келтер-келтер баруы да моңлы бер җырга әверелә.
Зөһрә ИСЛАМОВА.