+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 февраль 2024, 05:05

Якташыбыз Андрей Малаховта кунакта!

Авыргазы районының Талбазы авылында яшәүче автор-башкаручы Зөлфия Сидорова Андрей Малаховта кунакта булып кайткан.

Якташыбыз Андрей Малаховта кунакта!Якташыбыз Андрей Малаховта кунакта!
Якташыбыз Андрей Малаховта кунакта!
Ул "Русия 1" телеканалында Андрей Малаховның "Песни от всей души" тапшыруында төшкән.

Программа мөхәррирләре аның интернетта күп каралган роликларына игътибар итеп, тапшыруга чакырган.

- Күптән түгел генә бик ерак булып күренгән юл уңышлы үтте. Мәскәүгә Андрей Малахов тапшыруына баруым турында күңелле хатирәләр сакланачак. Гаҗәеп зирәк кешеләр белән очраштым, алар белән аралаштым. Күпме яңалык белдем, тапшыруның бөтен процессын эчтән күрдем. Тагы да, әлбәттә, Андрей Малаховның яхшы кеше һәм чын профессионал булуына инандым, - ди ул.
 
Шулай ук, сәфәргә ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәт белдерә.
 
Тапшыруның кайчан чыгасы әлегә билгеле түгел.

Фото: З. Сидорованың шәхси аккаунтыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас