Төбәк җитәкчесе үз чыгышында уртак эшнең берничә төп бурычын билгеләде, шул исәптә тамашачылар тарафыннан актуаль һәм кирәкле контент формалаштыру максаты булды.
- Бүген без Башкортстан кинематографы үсешендә соңгы чорга йомгак ясыйбыз һәм аның киләчәк ориентирларын билгелибез. Шул ук вакытта без «башкорт киносы феномены» төшенчәсен кулланабыз, ул чыннан да бар, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Бу уңайдан республика Башлыгы кинозаллар төзү һәм яңартуның мөһимлеген билгеләп үтте. Узган елда гына да республикада кино фонды программасы буенча төбәктә күп кенә яңа заллар ачылды. Ә соңгы алты ел эчендә республикада 36 кинозал яңартылган.
Русия Кинематографистлар берлеге рәисе урынбасары Алексей Алешковский очрашуда республиканың идарә командасына төбәк киносы үсешенә зур игътибар бүлгәне өчен рәхмәт белдерде. Ә Башкортстан Кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева республика җитәкчелегенә иҗади башлангычларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Живая лента» кинокомпаниясе җитәкчесе, режиссер Булат Йосыпов үз коллегалары фикеренә кушылды.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров республиканың Кинематографистлар берлеге әгъзаларын берләшмәнең 30 еллыгы белән котлады, аларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: glavarb.ru