+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алсу Фазлыева зур сәхнәдән китәме?

"Парлы" җырчылардан тәүгеләрдән булып алар ире Азат белән Башкортстан районнарын аншлаг белән йөреп чыкканнар иде. Хәзер Азат Фазлыев берүзе концерт куярга булган.

Алсу Фазлыева зур сәхнәдән китәме?
Алсу Фазлыева зур сәхнәдән китәме?

Бу хакта Алсу социаль челтәрдә болай хәбәр итә:

«Минем бүген сезнең сорауларыгызга җавап биреп, дөресен сөйлисем килә. Элек, гастрольләр белән йөргәндә, балаларга безнең игътибар аз иде. Әлбәттә, безнең няня бар, әни караша. Ләкин бу гына аз.

Аяз бию белән шөгыльләнә, аны, ярар инде, бию буенча партнерының әти-әнисе алып бара һәм алып кайталар. Ә менә уртанчы улыбыз Ильяс, мәктәптәге түгәрәкләрдән тыш, беркая да йөрмәде. Без аның да җитдирәк юнәлеш сайлап шөгыльләнүен теләдек.

Зифабыз, шулай ук, бакчадан тыш беркая йөри алмый. Шуңа күрә мин балаларның үскәннәрен күрми калам, бизнесыма да зыян килә дип, концертларга йөрми башладым.

Үзем өйдә булгач, Ильясны атнасына 4 тапкыр «Апуш» балалар театрына йөртәм. Ул анда вокал, бию, сәхнә теле осталыгына өйрәнә. Аңа анда бик ошый, теләп йөри. «Үскәч мин дә артист булам», – ди. Шулай ук ул мода мәктәбенә йөри. Сәхнәдә үзен тотарга, мода күрсәтергә өйрәнә, фотосессияләргә йөри. Төрле журналлар өчен төшә, балалар киемнәре рекламалый.

Мин хәзер үземне балаларга багышладым һәм балалар белән шөгыльләнә башладым. Мин өйдә торгач, балалар күзгә күренеп ачыла. Төп сәбәбе шул иде», – ди Алсу.

Иң отышлы инвестицияләр - балаларга салынганы, диләр, дөрестер.

Фото: Алсу Фазлыеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: