«Дуслар, бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин элеккечә үк чыгышлар ясыйм, җырлыйм, үземнең экобизнесымны алып барам. Шулай ук дусларым белән аралашам, концерт-театрларга йөрим.
Ләкин хәзер болар барысы да – икенче планда.
Беренче урында – һәрвакыт Аллаһым. Барысы да аңа яраклаша, әлхәмдүлилләһ. Ә иң мөһиме – мин хәзер үземне һәрвакыт ниндидер яклау астында кебек хис итәм. Хәтта аңлата да алмыйм. Күңелемә тынычлык иңде.
Мин яулык япкач, кырын караучылар, төрле смслар язучылар, мине кызганучылар, «син – юләр» дип бәреп әйтүчеләр дә булды. Мин бәхетсез кешегә охшаганмынмы? Киресенчә, хәзер барысы да үз урынына кайтты. Үз-үзегезгә хыянәт итмәгез, калганнар ияләшер. Тормыш искиткеч матур! Һәр көнгә куанып, алга барабыз һәм Аллаһы Тәгаләбезгә рәхмәт укыйбыз», – дип яза ул.
Дуслары да Айгөл Бариеваның бу күркәм гамәлен хуплаган, бик күп матур сүзләр язган. Сез ни диярсез?