“Кайбер сайтларда имеш тә безнең театр репертуарында баручы спектакльләргә билетлар сатып алырга тәкъдим итү очраклары ешайды.
Игътибарлы булыгыз, Туймазы театрына билетларны театрның рәсми сайтында (http://театр-туймазы.рф/) һәм театр кассасында алырга мөмкин.
Актуаль репертуарны да театрның рәсми сайтында, шулай ук “ВКонтакте” (https://vk.com/dramteatr_tmz) һәм “Телеграм” (https://t.me/tmzteatr) челтәрләрендәге театрның рәсми төркемнәрендә белергә мөмкин” – дип язылган Туймазы татар дәүләт драма театрының “ВКонтакте” челтәрендәге төркемендә.
Дуслар! Республиканың төрле шәһәрләрендә барган концертларга, тамашаларга билетларны сайтлар аша сатып алганда игътибарлы булыгыз! Алдашу корбаны булмагыз!
Фото Туймазы татар дәүләт драма театрының “ВКонтакте” челтәрендәге төркеменнән.