+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2024, 17:40

"Аларның кавышуында минем дә өлешем бар!.."

Шушы көннәрдә җырчы Ришат Төхвәтуллин гадәти булмаган туйда катнашкан.

"Аларның кавышуында минем дә өлешем бар!..""Аларның кавышуында минем дә өлешем бар!.."
"Аларның кавышуында минем дә өлешем бар!.."
Кияү егете Алмаз үзенең булачак кәләше белән Ришат Төхвәтуллин концертына барганда юлыккан авариядән соң танышкан.

«Бу парның кавышуында минем дә өлешем бар икән. Миңа моны яшь кияү Алмаз сөйләде.

Алмаз минем авылдагы концертка – Карамалы-Гобәйдәге Open-air концертына очарга җыенганда авариягә тарый һәм анда Рената белән таныша. Шулай итеп, аларның туйларында мин килеп чыктым», – дип язган ул, яшь гаиләне күрсәтеп.

Ул яшь гаиләгә тигез, тату, сөю-сәгадәтле тормыш теләгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас