+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2024, 10:50

"Төмәнәк моңнары" гөрләп узды

23 февральдә Уфада “Төмәнәк моңнары” конкурсының гала-концерты узды.

"Төмәнәк моңнары" гөрләп узды"Төмәнәк моңнары" гөрләп узды
"Төмәнәк моңнары" гөрләп узды
Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимовның иҗатына багышланган “Төмәнәк моңнары” дигән конкурс игълан иткән иде. “Төмәнәк моңнары”ның беренче туры 2023 елның 1 декабрендә башланып, 2024 елның 20 гыйнварына кадәр онлайн-форматта үткәрелде.

Конкурста катнашучылар аерым һәм коллектив (8 кешедән артык булмаган ансамбль) башкару кебек ике номинациядә билгеләнде.

Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар Фәнир Галимовның ике җырын башкарырга тиешләр иде. Конкурсантларның чыгышларын Фән Вәлиәхмәтов, Зифа Нагаева, Айдар Галимов, Марат Шәрипов кебек сәхнә йолдызлары бәяләде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә Гран-При һәм 1, 2, 3нче урын алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әйтик, Төмәнәк авылының Раушания Зарипова җитәкчелегендә иҗат итүче "Ядкәр" ансамбле "Күмәк башкару" номинациясендә 1нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Фото: "Бөтендөнья татар конгрессы"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас