Әйтик, башкортлар компактлы яшәгән алты төбәктә - Ырынбур, Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләрендә, Ханты-Манси автономияле округы-Юграда һәм Пермь краенда 2020 елдан башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре уңышлы эшләп килә. Анда Башкортстан белгечләре даими күчмә чаралар үткәрә. Аерым алганда, былтыр халык иҗаты, башкорт милли киемнәрен тегү, башкорт телендә китаплар һәм милли уен коралларында уйнарга өйрәнү буенча осталык дәресләре үткәрелде.
Шулай ук 2000 елдан ватандашларга ярдәм итү өчен «Үрнәкле башкорт гаиләсе» республика конкурсы уза. Быел анда ил төбәкләреннән 89 гаилә катнашты. Конкурсның гала-концерты быел 6 мартта Стәрлетамакта узачак.
- Күренекле чараларның берсе - “Сабантуй” милли бәйрәме булды, - диде Әминә Шәфыйкова. - Былтыр аны Русиянең 17 төбәгендә, шулай ук Үзбәкстанда уздырдык.
Моннан тыш, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан белән килешүләр төзелде. Әйтик, «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасын берләштерүгә Минскида - милли киемнәр, эчке бизәлешле башкорт тирмәсе һәм музыка кораллары, ә Астанада «Акбузат» этно-берләшмәсенә аутентик милли костюмнар комплектлары тапшырды. Ташкентта башкорт иҗтимагый мәдәни үзәге һәм Үзбәкстанның Милли китапханәсе башкорт телендә әдәбият алды.
Чыгышының азагында республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ил төбәкләрендә һәм чит илләрдә башкорт мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру буенча максатлы эш дәвам итәчәген билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктән читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итү буенча күрелгән чараларны уңай бәяләде.