+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы булдырыла

Владимир Путин бүгенге Юлламасында Русиянең мәдәни мирасын саклауның озак вакытлы программасы турында да сөйләде.  

“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы булдырыла
“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы булдырыла

Президент 2030 елга 1000гә якын мәдәни мирас объектын тәртипкә китерергә кирәклеген билгеләде.

Ил җитәкчесе ассызыклавынча, алты ел эчендә Интернет, кино һәм социаль челтәрләрдә мәгърифәтчелек, мәгариф һәм башка кирәкле проектларга 100 миллиард сумнан артык акча җибәреләчәк.

"Авыл укытучысы" һәм "Авыл докторы" программалары белән охшашлыкта "Авыл мәдәният хезмәткәре" программасын эшләтеп җибәрәбез”, — диде Владимир Путин.

Бу программа буенча, авылга эшкә кайткан хезмәткәр бер миллион сум түләү алачак. Ә Ерак Көнчыгышта, Донбасста һәм Новороссиядә бу түләү 2 миллион сум тәшкил итәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: