+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Агыйдел буендагы классика» фестиваленә рәхим итегез!

Хибла Герзмаваның Уфада беренче шәхси концерты булачак!

«Агыйдел буендагы классика» фестиваленә рәхим итегез!«Агыйдел буендагы классика» фестиваленә рәхим итегез!
«Агыйдел буендагы классика» фестиваленә рәхим итегез!

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә «Агыйдел
буендагы классика» дип аталган VI Бөтенрусия камера музыкасы фестивале узачак. 17 февральдән 2 мартка кадәр форум кысаларында филармония сәхнәсендә Русия башкаручыларының дөньякүләм танылган әсәрләреннән төзелгән концертлары узачак.

Бүген Хибла Герзмава - иң популяр җырчыларның берсе. Ул дөньяның алдынгы опера сәхнәләрендә - Метрополитен-операда, Ковент-Гарденда, Ла Скала театрында, Вена һәм Париж операларында һәм башкаларда чыгыш ясады. Зур һәм Мариин театрлары сәхнәләрендә аны көтеп алалар. 1995 елдан ул - К. С. Станиславский исемендәге Мәскәү академия музыка һәм Вл. Немирович-Данченко театрлары солисткасы.

Программаның биш концертында Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Уфадан музыкантлар һәм коллективлар чыгыш ясаячак.

Фестивальнең финалы дөнья опера сәхнәсендә иң көтелгән җырчыларның берсе, Русиянең халык артисты Хибла Герзмава концерты белән тәмамлана.

Күрми калмагыз! Эфирга сылтама шушы! 

Автор:Гульназ Саркеева
Читайте нас