+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туган якның җырлы кичәләре

Илеш районында “Йонны сандугачы” бәйгесе үтте.

Туган якның җырлы кичәләреТуган якның җырлы кичәләре
Туган якның җырлы кичәләре

“Халык җырлары – безнең бабаларыбыз
тарафыннан калдырылган иң
кадерле һәм иң бәһале бер мирастыр...”
Габдулла ТУКАЙ.

Күптән түгел Илеш районының Йонны авылы мәдәният йортында иганәче, күренекле малтабар Рузил Мәгъдәнов призына татар җырын башка­ручы­ларның “Йонны сандугачы-2024” конкурсы үтте. Бәйге халык һәм эстрада җырларын оста башкаручыларны ачыклауны, авылдашларда җыр сәнга­тенә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды. Әлеге чара совет гаскәр­ләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулган көннәрдә булды, шуңа чараны оештыручылар шушы дәһшәтле сугышта катнашкан авылдашларын да сәхнә түренә чакырып хөрмәтләде.

Конкурсантлар үзләренең моңлы һәм дәртле җырлары белән халыкның җыр-моңга сусавын басарга тырышты. Ә ул сусау чыннан да көчле иде, күрәсең, шуңадыр да шыгрым тулы тамашачылар залыннан тыш, хәтта ишек төпләрендә дә басып торырга урын юк иде. Гомумән, җырга әвәсләрнең авылдашлары алдындагы ихлас чыгышы рухи берләшүдә, бердәмлеккә өндәүдә, туган җиргә сөю тәрбияләүдә бик мөһим. Конкурс-концерт шартлары буенча катнашучыларның бары тик Йонны авылы кешеләре булуы да шушы максатка хезмәт итә. “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырлар авторы Фәнис Гәрәевның үз авылы сәхнәсендәге чыгышы “туган җир”, “туган авыл” төшенчәләренең никадәр газиз булуын исбатлады һәм ямь өстенә ямь булды.
Әйтергә кирәк, Йонны авылы халкы мул тормышта яши. “Яшьләр авылда калмый, чөнки эш юк”, дигән фикерне ялкаулыкны, битарафлыкны эш юклыкка сылтап, яшәү өчен бөтен шартлар булса да, туган җирен ташлап, бәхетне читтән эзләүчеләр әйтә. Туган җиренә тугрылык саклаучылар яшәтә Йонны кебек авылларны. Алар матур тормышны үз авылларында булдыра – гаилә коралар, игелекле балалар үстерәләр. Рузил Мәгъдәнов кебекләр “моңнар кайтсын иде авылга” дип зар еламый, ә сәләтлеләрне авыл сәхнәсенә мендерәләр, аларны дәртләндерәләр, авыл тамашачысын сөендерәләр. Мәсәлән, Фәйләс Гәрәев, Илдар Ялалов һәм башка малтабар-меценатлары белән хаклы рәвештә горурлана бу авыл халкы. “Ялкау сәбәбен табар, тырыш чарасын табар” дип юкка гына әйтмәгән бит борынгылар.
Йонны авылы кешеләре мул тормышта яши, дидек. Күркәм ихата, зур йорт, тимер койма-капка гына матур яшәү үрнәге була алмый әле ул! Матур яшәү өчен күңелеңнең – көр, рухыңның бай булуы шарт. Рухи байлык – ул элек-электән килгән игелеклелек, кешелеклелек, мирасыбызга, динебезгә, халык авыз иҗатына ихтирам, олыны – олы, кечене кече итә белү сыйфатлары да.
Менә шушылар, милләтебезгә хас әхлакый кыйммәтләр халкыбызны көчле итә. Ибраһим хәзрәт авылдашлары алдында менә шушыларны күз уңында тотып чыгыш ясады һәм, әлеге чарага фатыйха биреп, азан тавышын яңгыратты.
“Шөкер, авылыбыз гөрләп тора, авыл хуҗалыгы предприятиесе продукция җитештерә, мәктәп эшли, мәчетләребез чакырып тора, балалар иманга тартыла, социаль-мәдәни чаралар үткәрергә мөмкинлекләр җитәрлек. Бергәләп тулыканлы тормыш белән яшәргә тырышыйк, авылдашларым”, – диде Рузил Риф улы да конкурс башланыр алдыннан.
– Бүгенге авылны ватанпәрвәр, тырыш, булдыклы кешеләр яшәтә. Сезнең авылдашларның изге гамәлләре мәктәпкә ремонт үткәргәндә дә, юл салганда да, суүткәргечләрне тәртипкә китергәндә дә ачык күренә. Әлегедәй конкурсны киләчәктә дә үткәрерсез дип ышанам. Иншаллаһ, бу матур башлангычка район хакимияте дә үз өлешен кертер, – диде Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.
Ул, шулай ук, үзенең телеграм-каналында да әлеге чараның әһәмиятен ассызыклады һәм конкурсны оештыручы турында болай дип язды: “Рузил Риф улы Мәгъдәнов туган авылын төзекләндерүдә, спорт чараларын оештыруда актив катнаша. Әфган сугышы ветераны буларак, ул СВОда катнашучыларны да, аларның гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмый, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш кертә. Мондый башлангычлар күпләр өчен үрнәк булыр һәм киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәм”.
Җыр бәйгесе нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде һәм “Йонны сандугачы-2024” исеменә Наил Рәхмәтуллинны лаек дип тапты, икенче урын Шамил Шәфыйковка бирелде, өченче урынны Алмаз Шәрипов белән Данил Шәехмурзин бүлештеләр. Аларга дәрәҗәле Дипломнар белән приз тапшырылса, бәйгедә катнашучы башкалар да Рәхмәт хатлары һәм иганәчедән акчалата бүләкләр алды.
Әйе, халкыбыз элек-электән җырга-моңга бай булган. Ул үзенең күптөрле хасиятләрен җыр аша чагылдырган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән татар халык җырлары турында бер сөйләшеп торганда болай дигән иде: ”Җыр – татар халкының иң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр – кешенең балачагыннан гомеренең соңгы көненә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Җырлы кеше йомшак бәгырьле, башкаларга ярдәмчел, мәрхәмәтле була. Җырларыбызга халкыбызның изге теләкләре, якты өметләре, бәхеткә һәм матурлыкка булган омтылышлары сыйган”.
Конкурста Наил Рәхмәтуллин башкарган “Җәйнең матур аяз таңнарында” җыры нәкъ менә шушы сүзләрне искә төшерде, күңел кылларын тибрәтүче җыр тыңлаганда туа торган тойгыларны яңартып җибәрде. Концерт беткәннән соң да шушы җырның сүзләре һәм аһәңе колакта иде сыман:
Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында…
Бу җырның әлеге сүзләре, гомумән, Йонныда үткән күркәм бәйгенең төп лейтмотивы булды, дисәк тә ялгышмабыз. Яшәү матурлыгы турындагы өч сәгатькә якын барган концерт беркемне дә ялыктырмады, киресенчә, чара тәмамлангач та халык, тагын дәвамы булмас микән, дип көткәндәй, таралышырга ашыкмый иде әле. Һәркемнең йөзендә елмаю, һәвәскәр артистларда сөенү, канәгатьлек хисе иде.
Әйе, кеше табигате белән һәрвакыт матурлык эзли, рухи камиллеккә омтыла. Шушы омтылышны дөрес аңлап, авыл талантларын барлау, аны халыкка тиешле дәрәҗәдә җиткерү Йонныдагы чараны әзерләп үткәргән кешеләргә бәйле. Монда мин, иганәчеләр белән беррәттән, райондагы мәдәният җитәкчеләрен, авылдагы мәдәният хезмәткәрләренең тынгысыз эшен дә күз уңында тотам. Рәхмәт аларга!

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас