Гаиләнең кризис кичерүе һәм аның берләшүе турындагы тарих үсмер Тема авызыннан сөйләнелә. Тотлыгуын үзенең кимчелеге дип кабул итүче Тема егетлек чорына кергәндә моны авыр кичерә. Аның якыннары бер-берсен ишетми, һәркайсы үз эше белән мәшгуль: әни кеше үз бизнесын көйләргә маташа, әти кеше вакыт-вакыт өйдә төн кунмый. Ә иң якын дусты хыянәтче булып чыга. Үз проблемалары белән ялгыз калган үсмер бөтенләй сөйләшмәскә карар итә. Балаларының авызыннан күптән бер өн дә чыгармый башлавын әти-әни сизми дә, күрми дә.
Спектакльдә якын кешеләр белән аралашу, уйларыңны бүлешү, авыр чакта аларның ярдәмен тоюның ни кадәр мөһим булуы, үз эченә бикләнүнең нинди авыр нәтиҗәләргә китерә алуы турында сүз бара.
Залда утырган тамашачылар да төп герой яшендә иде. Тамаша аларны битараф калдырмады, өлкәннәрне дә җәлеп итте, игътибарлы булырга өндәде. Театрның социаль челтәрдәге төркемендә Туймазы педагогия колледжы студентлары исеменнән Дилара Нәҗметдинова шундый комментарий калдырган: “Шәһәребездә театр булу нинди сөенеч! Алар чагу тамашалары белән безне ел саен шатландыра. Талантлы артистлар, матур декорацияләр, сәхнә уты – болар барысы да җәлеп итә. “Замыкание” спектакленнән күзләребез яшьләнеп чыктык. Күңелгә тиде ул. Сәхнәдә барган вакыйгаларны һәркем үз тормышы белән чагыштырып карады, үзе, якыннары турында уйлады. Театрга йөрергә, якыннарың, тормыш турында уйланырга кирәк”.
Спектакльнең режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе – Айдар Зарипов, рәссамы – Алина Нуриманова, хореографы – Альмира Дорн.
Тамашаны “Пушкин картасы” ярдәмендә карап була.
Резеда НУРТДИНОВА.
Фотолар театрның “ВКонтакте” челтәрендәге төркеменнән.