+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бала күңеленә орлыклар кечкенәдән салына

Шушы көннәрдә Миякә модельле балалар китапханәсендә Галия Арсланова белән очрашу кичәсе үтте.

Бала күңеленә орлыклар кечкенәдән салына
Бала күңеленә орлыклар кечкенәдән салына


Бу чара “Бөтендөнья язучылар көне” кысаларында оештырылды. Очрашуда 1нче урта гомум белем биру мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, шигырь сөючеләр, “Сәхибҗамал” оешмасының Миякә районы бүлекчәсе җитәкчесе Кәүсәрия Әхмәдуллина катнашты. Әйткәндәй, Галия Арсланова - "Сәхибҗамал" оешмасының Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе дә.
Алып баручы А.А. Назырова бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләде, Галия Арсланованың биографиясе белән таныштырды. Укучылар да очрашуга “күчтәнәч"ләр әзерләп килгән иде – алар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерде. Үз чиратында, Галия Җиһангир кызы да иҗаты белән таныштырды. Аның “Әкият күлмәге”, "Ильяс белән кошлар”, “Салават күпере нинди төстә?” шигырьләрен матур итеп сөйләвен балалар аеруча кызыксыну белән тыңлады. Әйе, кем белә, бәлки киләчәктә шушы очрашуда нәни күңелләргә салынган орлыклар үзләренең җимешләрен биреп, сәләте һәм теләге булган балаларга каләм тибрәтергә, шигырь язарга этәргеч булыр.
Ерак араларны якын итеп очрашуга килгән Галия Арслановага Миякә район китапханәсе директоры Светлана Гомәрова олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Галия Арсланова исә чараның иң актив катнашучыларына үзенең кулимзасы белән китапларын бүләк итте һәм татлы күчтәнәч тә өләште.

Фото:китапханә архивыннан.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: