«18 яшьлек Зәмирәгә мин бер генә киңәш бирер идем:
«Башкаларның фикереннән курыкма!»
Әгәр дә мин үз вакытында кеше сүзеннән курыкмасам:
– театр юнәлешендә укырга керер идем, ләкин миңа «синнән артист чыкмый» дип әйттеләр;
– мәктәп тәмамлауга ук Казанга китәр идем, ләкин мине «син анда яши алмаячаксың» дип туктаттылар;
– никах укытмаган булыр идем, чөнки иртәгә никах дигән төнне булачак иремнең икенче хатыны барлыгын белдем;
– кияүгә 30 яшьтән соң гына чыгар идем, ләкин «син – карт кыз» дип колак итемне чәйнәделәр (26 яшьтә кияүгә чыктым);
– музыкаль белем алыр идем, ләкин миңа «анда синең кебекләр - миллион» дип әйттеләр.
Хәзер мин бу тылсымлы сүзләрне балаларыма әйтәм! Кешенең нәрсә әйтүе түгел, үзеңнең нәрсә уйлавың мөһим!» – дип яза Зәмирә.