+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Зәйнәп Фәрхетдинованы нәрсә борчый?

Бу хәлләр һәр ананы да хафага сала...

Зәйнәп Фәрхетдинованы нәрсә борчый?
Зәйнәп Фәрхетдинованы нәрсә борчый?

"Кәеф булмаса ничек яшәргә? Телевизор, интернет, радиодан яңалыкларны тыңлыйсы килмәгән вакытта да, уңай якка үзгәрешләр бар микән, дип көтеп аласың. Үземнең әллә ни яңалыгым юк, әмма дөньядагы үзгәрешләр бик борчый, мине генә түгел, бар кешелекне.

Яңа җырларымны әзерләп утырганда, үзем сезнең янга яңа концертлар белән барып җитеп булыр микән дип уйлыйм... Җырын тыңларга, концертка, ял итәргә барырга да өлгерергә була, әгәр тынычлык, куңел ышанычын акларлык стабильлек булса.

Тартып-сузып яшәгәндә, соңгы эшеңнән дә мәхрүм калсаң ,вакытында эш хакың килеп тормаса, күтәренке рух каян булсын, халыкның концертка барып ничек итеп җыр тыңлап утырасы килсен инде, дим. Кая гына җиткерергә ул акчаны?

Дөнья хәлләре үз эшен эшли бит... Шунысы өметләндерә, барысы да уңай хәл ителер дип ышанабыз! Барыбыз өчен дә бу тыңгысызлыклар уңай һәм тизрәк хәл ителсен. Дөньялар тынычланып, илдә кайгы-хәсрәткә урын калмасын! Әйе, көтәбез, көтәбез", - дип язган Зәйнәп ханым үз сәхифәсендә.

Барыбыз да көтәбез!

Фото Зәйнәп Фәрхетдинованың шәхси архивыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: