Туймазы татар дәүләт драма театрында Рима Ключареваның юбилеена багышланган Диас Вәлиев әсәрләре буенча куелган “Көт мине” бенефис спектакле үтте.
Рима Шаһит кызы әйтүенчә, бу спектакль белән ул күптәнге хыялын тормышка ашырган. Күп еллар элек аңа Диас Вәлиевка, аның әсәрләре буенча тамаша күрсәтү теләген әйтеп, авторның рөхсәтен алырга насыйп булган. Спектакль тамашачының күңеленә тирән үтеп керде. Рима Ключарева йомшак һәм сизгер күңелле, шул ук вакытта көчле рухлы Мария Коваль образын сынландырды. Аңа гашыйк профессор, физик-атомчы ролен махсус чакырылган Татарстанның атказанган артисты Рамил Богданов (Миндияр) башкарды. Тамашаны Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдинов сәхнәгә куйды. Музыкаль яктан Константин Ключарев бизәде.
Кичәне Рима Ключарева шигырьләренә язылган җырлар белән автор-башкаручы Резида Сабитова, Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Исмәгыйлев бизәде.
Спектакльдән соң тантаналы өлештә Рима Ключареваны республиканың мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин тәбрикләде. Ул актрисага Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатын тапшырды һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың котлау телеграммасын укып ишеттерде. Шулай ук Рима Ключареваны театр директоры Руслан Вахитов, район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин, Казахстанның Уральск шәһәреннән килгән кунаклар – татар мәдәни үзәге рәисе Ф. Миликеева, аның урынбасары Э. Әмирова һәм башка бик күпләр котлады.
Рима Ключареваның тормыш һәм иҗат юлы үтә катлаулы да, бай да, гаҗәеп тә. Ул кечкенәдән математика, физика кебек төгәл фәннәрне яратып өйрәнә. Тик мәктәп тәмамлагач, тәү карашка бөтенләй капма-каршы һөнәри юлдан китә – Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Анда белем алган елларда кыз шактый җитдиләнә, яшәеш хакында да тирәнрәк фикерли, тормышка фәлсәфи күзлектән карый башлый. Шуны исәпкә алыпмы, институтны тәмамлар алдыннан Риманы зур осталык таләп итүче хезмәттә сынарга – Алабуга шәһәренең мәдәният-мәгърифәт училищесына алты айлык практикага җибәрәләр. Анда ул студентларга режиссурадан дәресләр бирә.
Төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнеп тә шул юлдан китмичә, башка һөнәр сайлавын Рима Шәһит кызы шулай аңлата: “Режиссура алымнарын математика белән тиңләргә мөмкин. Математикада бер-ике билгесез белән тигезләмә чишсәң, режиссурада бик күп билгесезлекләрне җиңеп чыгарга кирәк”.
Гаилә коргач, язмыш Рима Ключареваны Сахалинга алып китә. Казанга кунакка килгәч, ул үзенең тормышында борылыш ясарга этәргән яңалык ишетә: ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты диктор эшенә конкурс игълан иткән. Шушы конкурста катнашып, йөз кеше арасында җиңеп, Рима Шәһит кызы канатланып эшкә тотына. Ягымлы, йомшак тавышы белән күтәренке рухта сөйләвен халык бик тиз яратып ала.
Ял чорында Рима туган төбәге Туймазыга талпынып кайта торган була. Нәкъ шул вакытта аның юлына Тимур Мөхәммәтов очрый. Ул Туймазыда профессиональ театр ачылачагын, үзенең анда директор булачагын әйтеп, Ключареваны эшкә чакыра. Бу тәкъдим Риманың күңел тынычлыгын тәмам югалта. Үзен актриса буларак та сынап карыйсы килә, телевидениедән китү дә йөрәген суырып алуга тиң була. Бу тәкъдимнән баш тарту туган якка хыянәт итү булыр, дип, Рима Шәһит кызы 1990 елда туган ягына кайта.
Туймазы татар дәүләт драма театры ачылган көннән аңа тугры калып, ялкынланып иҗат итүче тынгысыз, талантлы актрисаның Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” драмасындагы Хәмдия, Лек Вәлиевның “Кәләш әйттергәндә” комедиясендәге Мәдинә, Фридрих Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт” трагедиясендәге Леди Мильфорд, Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” театраль романындагы Әминә, Рәлиф Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде” драмасындагы Зөлфия, Александр Коровкинның “Түтиләр”ендәге Розалия һәм башка бик күп рольләре тамашачылар күңелен әсир итте.
Рима Шәһит кызына туган төбәгендә дә яраткан эшен башкара: актриса, диктор-журналист булып эшләп, Туймазы телевидениесендә татар телендә тапшырулар әзерләп алып бара.
Рима Ключаревага кинога да төшәргә насыйп булды. Кыска метражлы “Нигез йорт” фильмында төп рольдә уйнады.
Киңкырлы драма актрисасы булудан тыш, Рима Ключарева талантлы каләм остасы да, ул шигырьләр, нәсерләр, хикәяләр, пьесалар яза. Рима Шәһит кызының бик күп шигырьләренә көйләр язылган. Аның пьесасы буенча куелган “Тукай белән очрашулар”, “Язлар моңы” спектакльләре – Туймазы театры репертуарының күрке. “Торналар төшкән җирдә...” моноспектаклендә бер сәгать дәвамында тамашачыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп, бер ялгызы уйный талантлы актриса.
Гөлназ МУСИНА,
Туймазы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеге мөдире.
Фото театр архивыннан.
Кем язмышы кемнәр кулында?
Авыр сулап пароходлар килә,
Идел яры кала озатып.
Кемдер берәү тальян гармун уйный,
Узган яраларны кузгатып.
Идел ярып ак пароход китте,
Сулышлары калды талларда...
Кем язмышы кемнәр кулында соң?
Туктамады безнең ярларга...
Пароходлар узып Идел ага
Туган ягын ташлап кайларга?
Әйтче, Идел, әйтче, нишләргә соң
Яраланып калган ярларга?
Әйләнә башкаем, әйләнә
(Җыр)
Яз гөлләрен сипкән,
Без килер дип микән?
Ык буйлары ап-ак чәчкәдә!
Ялгызым шул күптән,
Тормыш синсез үткән.
Кушымта:
Әйләнә башкаем, әйләнә!
Хуш исле чәчкәләр илендә
Тик нигә соң, нигә бу дөнья
Язлардан көзләргә әйләнә?
Син килерсең, иркәм,
Соң булса да, беләм.
Яз гөлләре булыр кулыңда.
Язлар кабат кайтыр,
Гөлләр чәчкә атыр,
Без бергә булганда,
Без бергә булганда!
Кушымта.
Хафаланма
(Җыр)
Хафаланма, җаным, минем өчен,
Мин ялгызым түгел бу дөньяда.
Шатлыкларым, кайгыларым
Хәлләремне белеп көн дә,
Кереп йөри яннарыма...
Шатлыкларым китсә ераккарак,
Кайгыларым тоткарланмый бер дә –
Урый да ул килә бик тиз генә,
Тик түз генә...
Хафаланма, җаным, минем өчен,
Мин ялгызым түгел – буш сүз генә...
Рима КЛЮЧАРЕВА.