+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Михаил Ефремов иреккә чыга

Адвокатлары, бер айдан барысы да хәл ителәчәк, дигән ышаныч белдергән.

Михаил Ефремов иреккә чыга
Михаил Ефремов иреккә чыга
Михаил Ефремов 7,5 еллык хөкем җәзасының яртысыннан күбрәген төрмәдә үткәрде. Бер ел элек актерның УДО буенча чыгарга теләге тормышка ашмаса, хәзер аңа, ниһаять, бәхет елмайган.

«Таежный роман» йолдызының шартлы рәвештә-вакытыннан алда азат ителүе турында ходатайство эшкә җибәрелгән, һәм инде шушы көннәрдә суд шофер-курьер Сергей Захаровны үтергән артистка карата вердикт чыгарачак. Адвокатлары артистның Пасхага кадәр иректә булуына ышаныч белдерә.

"Колония җитәкчелеге уңай җавап биргән һәм кәгазьләрне Белгород өлкәсенең Алексеевск судына җибәргән, анда утырыш барышында соңгы карар кабул ителәчәк. Кәгазьләр бүген-иртәгә канцеляриягә керер дип көтелә. Аннары суд 20 көндә Ефремовның язмышын хәл итәчәк", - дип яза Mash.

Фото: "Mash" телеграм-каналы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: