+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды

Бүген Уфада башланган “АРТ-Корылтай” IV мәдәни форумы кысаларында күрмәүче һәм начар күрүче балаларга “Белая трость” халыкара хәйрия фестивале авторы һәм патронессасы, җырчы Диана Гурцкая республиканың сукырлар өчен махсус китапхнәсендә булды һәм андагы эшчәнлек юнәлешләре, күрү мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлылык шартлары белән танышты.  

Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булдыДиана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды

Диана Гудаевна башкортча Брайль шрифтын булдыручы Мәкәрим Төхвәтшин һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күрмәүче башкорт композиторы Салават Низаметдиновның мемориаль почмакларында булды, бу кешеләрнең эшчәнлегенә соклануын белдерде.

Диана Гурцкая китапханә укучыларын хезмәтләндерү, рельеф-графикалы рәсемле китаплар булдыру технологиясе һәм махсус җиһазлар белән танышты.
Танылган җырчы күргәзмә эшләре белән кызыксынды, “сөйләүче” китаплар яздыручы студиядә булды. “Нур” балалар үзәгендә күрмәүче кечкенә укучылар өчен тактиль китаплар, Уфа шәһәре мохите макетлары белән танышты.

Билгеле кунак һәркем белән җылы аралашты, теләкләрен белдерде. Ул бу китапханәне заманчарак итеп күрәсе килүен әйтте һәм күрмәүче балаларны укырга җәлеп итү буенча күбрәк чаралар күрергә чакырды. Бер арада китапханәдә мөхәррир булып эшләүче Фәнүр Бәдретдиновны күрү мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен телефоннан файдалану нечкәлекләренә дә өйрәтеп алды.

— Сизелеп тора, бу китапханәнең җаны бар, монда йөрәк җылысы салынган. Бәлки, киләчәктә аны музей кебек итеп калдырып, заманча һәм уңайлырак китапханә булдырырга кирәктер, — диде ул. — Мин үзем бер көнемне дә китапсыз үткәрмәскә тырышам. Китапларга кагылу кирәк миңа. Күрмәүчеләр өчен электрон китаплар әйбәт, шулай да Брайль буенча да укырга кирәк.

Җырчы “Белая трость” фестивале турында да сөйләде һәм аның максатының музыка дөньясында яшәүче балалар таланты белән таныштыру икәнен билгеләде, анда Уфадан катнашучыларның күп булуын әйтте.

Автор фотолары.

Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Диана Гурцкая Уфада сукырлар китапханәсендә булды
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас