+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Очты-очты, артистлар очты!

Яшь җырчы Илнат Фәрхуллин бу көннәрдә Башкортсанда концертлар бирә. Бар икән күрәселәр...

Очты-очты, артистлар очты!Очты-очты, артистлар очты!
Очты-очты, артистлар очты!

Хәзерге сәхнә шундый инде, анда "бастың да җырладың" гына түгел. Җырчыларны биетә, сикертә, акырта - тагын әллә ниләр эшләтә ул. Инде бөтенләй "алга киткән" җырчылар шул сәхнәдән тамашачы залына сикерә дә. Кешеләр өстенә.

Ике республикада да бу очышка канатланган җырчылар бар, аларны санап тормыйк. Янә берсен каршы алыйк - ул Илнат Фәрхуллин. Яр Чаллыдагы бер чыгышында ул, кызып китеп, тамашачы залына сикергән, анда аны егетләр тотып алган.

«Менә шундый хәлләр дә була. Чаллыда мине җибәрергә теләмәделәр, кулларында күтәреп йөрттеләр», – дип язган ул социаль челтәрдә.

Бүген Илнат бездә бер район үзәгендә чыгыш ясый, ипләп кенә инде анда...

Фото: Илнат Фәхруллинның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас