Ул СВОга китәсе көнне Гүзәл һәм Илдар янына килеп танышып, аларга исән-имин әйләнеп кайтырга сүз биреп киткән булган.
«Истә, декабрь аенда очраклы рәвештә «Юбилейный» Мәдәният сарае каршындагы съемкалар вакытында Илмир безне күреп, килеп танышкан иде. «Мин бүген СВОга китәм», – диде ул.
Мин шунда: «Илмир, барысы да яхшы булачак, күрерсең, безнең фәрештәләр саклар. Обещай!», – дигән идем. «Обещаю, кайтып җитәм», – дигән иде. Менә бит, кайтып җиткән, концертыбызга килгән. Алга таба да исән-сау йөреп кайтыгыз. Егетләргә сәлам. Барыгызны да сау-сәламәт килеш биредә көтәбез. Барысы өчен дә зур рәхмәт», – ди аңа Гүзәл.
«Сезнең фәрештәләр мине, чыннан да, саклап йөртте», – ди күңеле булган Илмир.
Фото: Уразованың шәхси аккаунтыннан