Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль – илнең профессиональ хореография сәнгате лидерларының берсе. Узган гасырның 30нчы еллары ахырында оештырылган коллектив Япониядә узган Русия мәдәнияте фестивалендә, 2014 елгы Сочи Олимпиадасының мәдәни программасы кысаларында, Мексикада узган Бөтендөнья фольклориадасында һәм башка бик күп дәрәҗәле проектларда Русия данын яклады.
Ансамбльнең йөзек кашы булган, “алтын фондын” тәшкил иткән хореографик композицияләр бик күп. Алар арасында легендар “Җиде кыз”, “Гөлнәзирә” һәм “Зарифа” биюләрен әйтеп үтәсе килә. Соңгысы, мәсәлән, коллектив оештырылганнан соң, Башкорт АССРының 20 еллыгында тамашачы карамагына чыгарыла. “Зарифа” бүген дә коллективның йөзек кашы санала. Аны илдә генә түгел, дөнья сәхнәләрендә дә көтеп алалар.
Коллективның һәр концерты – борынгы башкорт легендалары мохитен тудыручы, лирик образларны гәүдәләндерүче искиткеч тамаша. Башкорт хореографиясе классикасын – “Җиде кыз” биюен белмәгән кеше юктыр. Аның нигезенә җиде бертуган кыз турында риваять салынган. Сәхнәгә куючы хореограф, ансамбльгә нигез салучы Фәйзи Гаскәровны әсирлектә калган кызлар турындагы тарих рухландыра һәм ул “Җиде кыз” биюен куя. Риф Габитов куелышындагы “Коралай – урман боланы”, Илдус Хәбировның “Бөркеткә ау” милли бию-уен да борынгы риваятьләрдәге образларны гәүдәләндерә. Шулай ук, Фәйзи Гаскәровның легендар “Өч туган” биюен дә белмәгән һәм яратып карамаган тамашачы юктыр.
Шулай ук коллектив дөнья халыклары биюләренең матур программасын тәкъдим итә. “Келәм белән” төрекмән биюен, Йошкар-Ола мариларының яшьләр биюен, кыргыз биюен, калмыкларның “Чичирдык” һәм украиннарның “Гопак” биюләрен тамашачылар яратып кабул итә, көчле алкышларга күмә.
Коллектив әледән-әле гастрольләрдә йөрүдән тыш, Башкортстан тамашачысын да онытмый. Алар республикада үткәрелгән бик күп чараларда катнаша, концертлар белән чыгыш ясый.
Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле һәрвакыт эзләнүдә. Алар искене кадерләп саклый, онытмый, яңалыклар да кертә. Әледән-әле репертуарын баетып, яңартып торалар.
Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең республикабызның йөзек кашы булуы – зур горурлык.
Шушы көннәрдә Уфада Русия халыкларының хореография сәнгате фестивале башлана. Фестиваль инде икенче ел уза һәм мәдәни кыйммәтләр алмашуга, кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерүгә юнәлтелгән, аларга бер телдә – хореография телендә сөйләшергә мөмкинлек бирә. Фәйзи Гаскәровның “Бию – халыкның җаны” дигән сүзләре фестиваль исеме өчен бик туры килә. Русия – зур ил, һәр төбәктә үз традицияләре бар, һәм бу фестиваль илнең данлыклы коллективларының бай мәдәниятен күрсәтү өчен искиткеч мөмкинлек.
Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль белән бер сәхнәдә илнең танылган коллективлары чыгыш ясаячак. Фестивальгә килгән һәр коллектив традицияләрне саклый һәм тамашачыларга Русия халыклары биюләрен тәкъдим итә, планетаның иң зур сәхнәләрендә чыгыш ясый. Һәр иҗат коллективының чыгышы кабатланмас, ә бер сәхнәдә ике үзенчәлекле, чын халык коллективы балкыганда, бу икеләтә уникаль вакыйга.
13 мартта “Березка” дәүләт академия хореография ансамбле белән берлектә концерт узды. 16 апрельдә Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль белән бер сәхнәдә “Урал” дәүләт бию ансамбле чыгыш ясаячак. Ә инде 2024 елның 6 ноябрендә гаскәровчылар белән бер сәхнәгә Дагстанның “Лезгинка” ансамбле чыгачак.
Быел “Бию – халыкның җаны” фестивален Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле һәм “Уфанет” компаниясе оештыра.
Башкортстан Республикасы дәүләт академия халык биюләре ансамбле Фәйзи Гаскәровның иҗади мирасын һәм коллектив тарихында тупланган тәҗрибәсен саклап, 85 ел инде дөнья дәрәҗәсендәге милли мәдәният һәм сәнгатьне тәкъдим итә. Ансамбль Салават Юлаев исемендәге премиягә, “Биш континент” медаленә һәм ЮНЕСКОның “Тынычлык илчесе” дипломына һәм башка югары бүләкләргә ия.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.