+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Бала елый, чыгып йөгерәм..."

Лилия Биктимерова бик шатлыклы да, мәшәкатьле дә чакларын искә алган.

"Бала елый, чыгып йөгерәм..."
"Бала елый, чыгып йөгерәм..."

"Улым Кәримнең 2 яшендә апасы белән сөйләшкән видеосы килеп чыкты. «Концертка бармыйм, чибәр апага барам, Алим килә», – ди. 5 аеннан башлап безнең белән гастрольдә йөрде бит. Менә шулай йөрдек гастрольләрдә.

Бу – Чиләбе яклары. Кәримгә 5 ай. Зурнәсе (Фәдиснең бертуган апасы Рита) гаиләсен ташлап, безнең белән йөрде. Олы рәхмәтләребез.

Сәхнәдә җырлап торганда күкрәктән сөт агып чыга, бала елый, чыгып йөгерәм.

Шушы шарда сикертмәсәң, йоклап китә алмый иде Кәрим. Шарны багажникка сыйдырырга ачы кайгы. Үзе бер мөлкәт. Өстәвенә, мультиварка да өстерәп чыга идек. 23 ел эшлим филармониядә, бер тапкыр больничныйга чыкканым юк. Хәтта декрет ялында да утырмадым", – дип язган Лилия Биктимерова фото янына.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: