Ул башының пеләшләнгән җиренә чәч күчереп утырту операциясе ясаткан.
"Бушка булды, реклама хакына! Төрек табиблары үзләре мине эзләп тапты. Иртәнге сәгать тугызларга барган идем. Уколлар кадаганчы ярты сәгатьләп вакыт үткәндер. Ял итә-итә эшләделәр. Баш артыннан 4000 чәч төбе алып, алгы якка “утырттылар”. Аларның кулы астында җиде сәгатьләп ятарга туры килде.
Әле генә өйгә кайтып кердем. Башым авыртып тора, шешенеп тә китте. Хәзер дарулап эчәм. Чәчләр утырткан җире ачык, ә менә чәч тамыры алган җирне марля белән урап куйдылар. Иртәгә аны җылы су белән җебетеп кенә аласы. Чәчләрне 7 көн рәттән шампунь белән юып торырга куштылар. Шунысы кызык: күчереп утырткан чәч беркайчан да коелмый, дип әйттеләр. Аллаһыга тапшырдык!"– ди җырчы.
Иий Марат! Ходай ярдәм бирсен! Сине болай да бик ярата идек.