Рамазан Янбәков 1934 елның 15 мартында Баймак районының Баеш авылында туа. 1957-59 елларда Башкорт АССРы Министрлар Советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитеты хорының солисты була.
1961 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм шул ук елда Уфа музыка-педагогия училищесында укыта башлый.
1963-94 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең солист-вокалисты була, концерт бригадасын җитәкли.
Рамазан Янбәков озын көй жанрындагы җырларны башкарды, үзенчәлекле бай һәм йомшак тембрлы матур тавыш иясе иде. Бөтен Советлар Союзы буйлап гастрольләр белән йөрде.
Җырчының репертуарына “Габдрахман кантон”, “Җирән-кашка”, “Ильяс”, “Сәлимәкәй”, “Сибай”, “Уел” һәм башка башкорт халык җырлары, шулай ук композиторлар җырлары һәм романслары керде.
Рамазан Янбәков 1971 елда – “Башкорт АССРның атказанган артисты”, 1982 елда “Башкорт АССРның халык артисты” дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Ул, шулай ук, “Бәллүр сандугач” музыкаль телевизион фестивале лауреаты (2004), Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Башкортстанның халык артисты Лилия Фатыйхова:
– Мин филармониягә килгәч, Рамазан Янбәков бригадасында алып баручы һәм юмор сөйләүче булып эшли башладым. Рамазан абый шук, шаян кеше иде. Ә мин яшьмен, тәҗрибәм дә юк. Сәхнәдә беренче чирканчыкны да мин шул елларда алдым. Хәзер инде ул хатирәләр искә төшкәндә, елмаеп кына куям. Ул җырлаган җырларның моңы әле дә минем колакта яңгырый, хәтердән дә чыкмый. Искиткеч талантлы кеше иде ул. Урыны җәннәттә булсын!
Башкортстанның халык артисты, баянчы Халит Фатыйхов:
– Миңа Рамазан абый белән бер бригадада эшләргә насыйп булды. Холкы белән бик үзенчәлекле кеше иде ул. Аның концерт вакытындагы шуклыкларын аңлап та бетерми идек. Шулай булса да, ул белемле җырчы иде. Аның кебек халык җырын җиренә җиткереп башкаручы оста җырчы бүген юк дисәм, ялгыш булмас. Мин аны яшьләргә үрнәк итеп сөйлим: “Башкорт халык җырын дөрес итеп җырларга теләсәгез, Рамазан Янбәковның җырлаганын тыңлагыз”, – димен. “Сибай”, “Азамат”, “Уел”, “Сәлимәкәй” һәм башка башкорт халык җырларын искиткеч югары профессиональ дәрәҗәдә башкарган җырчы иде ул.
Башкортстанның халык артисты, баянчы Рәҗәп Вәдутов:
– Рамазан Янбәков төркемендә 1973-85 елларда баянчы булып эшләдем. Икебез дә ятим үскәнгә күрә, ул мине энесе кебек кабул итте. Ул Башкорт халкының озын көйләрен моңлы тавышы белән башкарып, тамашачының мәхәббәтен яулады. “Уел”, “Габдрахман”, “Иртә буран, кич буран”, “Мин әнкәйне төшемдә күрдем” һәм башка бик күп җырларыбыз “Алтын фонд”ка кертелгән.
Аның башкаруындагы “Армиядән солдат кайта” җыры бик популяр иде. Хәтеремдә, Күгәрчен районында гастрольләр вакытында Рамазан абый шушы җырны җырлаганда бер солдат армиядән кайтышлый залга килеп кергән иде. Ул безнең бригадада эшләгән Рәшидә Туйсинаның улы булып чыкты.
Җәйге гастрольләрдә чакта без аның белән бергәләп яланга җиләк җыярга чыгарга ярата идек. Ул бик теремек, тик торырга яратмаган, шук кеше иде.
Башкортстанның халык артисты Фәнүнә Сираҗетдинова:
– Халкыбызның бөек җырчысы Рамазан Янбәков белән бер филармониядә эшләү бәхете тиде миңа. Ул бик тыйнак кеше булды. Дуслыкка да бик сакчыл карашлы иде: кешене я ярата, я юк иде. Шулай булса да, бервакытта да гайбәт сатып йөрмәде.
Рамазан абый белән минем бакчалар Уфаның бер ягында урнашкан иде. Иртә яздан алып, көзгә кадәр бакча юлын таптыйбыз. Менә шул “Ял” кафесы тукталышында Рамазан абыйны еш очрата идем. Соңгы елларны ул ялгызы яшәде. Гомере буена кешеләр белән аралашып яшәгән кешегә ялгыз калу икеләтә-өчләтә авыр иде. Бәлки шуңа күрә дә минем белән очрашкач, аның сөйләшеп сүзе бетмәде.
Үз таланты, тырышлыгы, фидакарьлеге белән ул биек үрләр яулады. Мондый бөек шәхесләр беркайчан да онытылмаска тиеш, дип уйлыйм.
Зөһрә Исламова әзерләде.