+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Шагыйрь – халык йөрәгендә

“Сез белмәгән Атнабай” китабын җәмәгатьчелек хуплап кабул итте.

Шагыйрь – халык йөрәгендәШагыйрь – халык йөрәгендә
Шагыйрь – халык йөрәгендә



Узган ел ахырында Уфада “Сез белмәгән Атнабай” дип исемләнгән яңа китап дөнья күргән иде. 448 битлек җыентыкка Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның поэмалары, шигырьләре, чәчмә һәм сатирик-юмористик әсәрләре, публицистик язмалары, аның белән әңгәмәләр, хатлар, шагыйрь хакында замандашларының фикерләре туплап бирелгән. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән әдәби кичәдә китап залдагы һәрбер тамашачыга бүләк итеп тапшырылды.
Атнабай иҗатына багышланган саллы бу басманың төзүчесе, баш сүз һәм аңлатмалар авторы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1965-87, 1992-2002 елларда “Кызыл таң” гәзитендә әдәби хезмәткәр, баш мөхәррир урынбасары, 1987-92 елларда “Һәнәк” журналында әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рим ИДИЯТУЛЛИН.
Җаваплы мөхәррире – филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстан татарларының Милли-мәдәни мөхтәриятенең башкаручы директоры Альбина ХӘЛИУЛЛИНА.



– Альбина Габит кызы, китап турында белешмәдә аның төзүчесе Рим ага Идиятуллин, диелгән. Аның белән Сезне нинди җепләр бәйли?


– Бу җыентык мавыктыргыч һәм фәһемле тарихка ия. Ул, Атнабайның якын дусларының берсе, журналист һәм шагыйрь Рим Идиятуллин тарафыннан дистә еллар элек тулысынча диярлек тупланып, үз вакытын көтеп ята бирде. Җан сыкрауларына өстәлгән тән сызлануларын да җиңеп, Атнабай рухы белән ялкынланып, китапның басма вариантын күрү турында хыялланып яшәде Рим ага.
Ике шагыйрьнең дуслыгы яшьлек елларыннан ук башлана. Әнгам Атнабай 60нчы елларда “Кызыл таң” каршында иҗат түгәрәге оештыргач, заводта эшләп йөргән Рим Идиятуллинны да утырышларга чакыра. Берничә айдан яшь шагыйрьнең шигъри шәлкеме Атнабайның баш сүзе белән гәзит битләрендә басылып та чыга. Аның киңәше белән Рим Зиннәтулла улы БДУның татар-урыс бүлегенә укырга керә. Иҗади дуслыклары “Кызыл таң”да, “Һәнәк”тә бергә эшләү дәверендә аеруча ныгый.
Идиятуллиннар фатирында ара-тирә булган очрашуларыбыз бүгенгедәй истә. Атнабай турында китап чыгару хыялын минем белән дә бүлешкән иде Рим ага. Бу ниятен якташларыбыз, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ та хуплап каршы алдылар. Рим аганың Атнабай исемен яңа яктан ачу юлындагы максатчанлыгына, дуслыкка тугрылыгына соклана идем. Эш белән мавыгып, ашау-эчүен дә онытып, язу өстәле яныннан тәмәкесен көйрәтергә генә кузгала торган иде ул. Тормыш иптәше Дания ханым да материалларны туп­лауда уң кулы, киңәшчесе һәм зур ярдәмчесе булды.


Заманында Сәвия Атнабаева шагыйрьнең архивын язучылардан төзелгән мирас комиссиясе әгъзалары аша Милли әдәбият музеена тапшыра. Бу комиссиягә Риф Тойгын, Марат Кәримов, Азат Магазов, Расих Ханнанов һәм Рим Идиятуллин да керә. Шуңа да Рим ага бу китапны дөньяга чыгаруны үзенең намус эше итеп кабул итте, күрәсең. Рим ага белән аралашу миңа, Атнабай шигырьләрен укып үскән, әмма аны күреп-белмәгән яшь әдәбиятчыга, шагыйрь шәхесенең төрле якларын, иҗат лабораториясен, замандашлары белән үзара мөнәсәбәтен тирәнрәк аңларга булышлык итте, дип уйлыйм.


Атнабайның җор теллелеге, Гөлкәйгә (хәләле Сәвия апага шулай мөрәҗәгать итә торган булган) язылган хатлары, басылмый калган шигырьләре бармы-юкмы икәнлеге хакында гәп корган, бәхәс тудырган тарихларга кагылган чаклар истә калган.
Хәләл җефетенең мирасын күз карасыдай кадерләп саклаган Сәвия ханым вафатыннан соң Идиятуллиннар гаиләсенә әманәт буларак калган бу эш өзелгәндәй булды. Бераздан Рим ага да бакыйлыкка күчте. Атнабайның тууына 95 ел тулу уңаеннан булса да бу изге башлангычны төгәлләп куярга вакыт җитте, дигән уй китапны чыгару мәшәкатен җиңеп чыгарга үз юлларын ачты. Бу басма ике шагыйрьнең эчкерсез дуслыгын да, “Шигърият” дигән галиҗәнап дөньяга тугрылыкларын да раслый, инде бакыйлыкка күчкән каләм әһелләренең киләчәк белән әңгәмәсе кебек тә кабул ителә. Әйткәндәй, Рим ага Идиятуллин тарафыннан бирелгән искәрмәләр, аңлатмалар тулысынча диярлек сакланды.


– Китап шактый күләмле. Анда материаллар ничек сайлап алынды?


– Әнгам Атнабаевның мирасы зур һәм күпкырлы. Мин бу фикернең дөреслегенә шагыйрь­нең Милли әдәбият музеенда сакланган мирасын, басылып чыккан китапларын карап чыкканнан соң тагын бер кат инандым. “Торатау” конгресс-холлының подвалында урнашкан Атнабай фондында шакмаклы дәфтәр битенә каз теше кебек тезелеп киткән хәрефләр белән язылган шигъри кулъязмалар, төрле елларда чыккан китаплар, рәсми таныклыклар, котлау телеграммалары, фоторәсемнәр һәм башка бик күп шәхси әйберләр саклана. Шагыйрьнең йөрәк тибешен тойган кул сәгатеннән башлап, Атнабайны Атнабай итеп таныткан данлыклы эшләпәгә кадәр күрергә, тарихның үзе белән очрашырга мөмкин.
Бу җыентыкта искиткеч бай хәзинәнең аерым бер өлеше генә тәкъдим ителә. Бүгенге көн күзлегеннән караганда бәхәсле тоелган кайбер фикерләр оригиналдагыча калдырылды. Алар заман сулышын, тарихи вәзгыятьне тоярга мөмкинлек бирә, Атнабай шәхесен, шагыйрьнең фикер сөрешен, рухи эзләнүләрен ачарга булышлык итә. Атнабайны оста драматург буларак ачкан сәхнә әсәрләре әлеге китапта бөтенләй урын алмады, шигъри мирасының бер өлеше игътибардан читтә калды, әдәбиятка һәм иҗатташ дусларына карата булган фикер-уйлануларын чагылдырган язмалар да тулысынча бирелмәде. Төрле архивларда, шул исәптән аерым кешеләрдә дә, шагыйрьнең каләм­дәшләренә, чордашларына язган хатлары саклана. Атнабайның журналистлык эшчәнлеге исә бөтенләй өйрәнелмәгән.


– Сез, мөгаен, шагыйрьнең басылган китапларын күздән кичергәнсездер?


– Әйтергә кирәк, шагыйрьнең барлык китаплары да диярлек Уфада башкорт, татар һәм урыс телләрендә басылып чыга. Мәсәлән, Башкортстан “Китап” нәшриятында башкорт телендә дистәдән артык шигырь китабы дөнья күрә.
“Йөрәк менән һөйләшеү” (1958) дип исемләнгән беренче китабыннан башлап “Йәшлек менән осрашыу” (1961), “Мин һиңә өндәшәм” (1963), “Шиғырҙар һәм поэмалар” (1966), “Йөрәгем юлдары” (1971), “Йылдарҙан йырҙар ҡала” (1975), “Шиғырҙар, поэмалар” (1977), “Мөхәббәт юлы” (1982), “Көтмәгәндә килде ямғыр” (2005) исемле басмаларда шагыйрьнең өйрәнчек чорын үтеп, үз стилен булдыруы ачык күренә, “Атнабай чалымнары” ярылып ята. Шагыйрьнең беренче “Һайланма әҫәрҙәр” җыентыгы исә 1988 елда нәшер ителә һәм үзенең кереш сүзе белән башланып китә.


Егерме елдан соң ике томлы “Һайланма әҫәрҙәр”енең (2008, 2012) беренче томында шагыйрь иҗатын хронологик тәртиптә бирү омтылышы ясалса, икенче том публицистик язмалар, гомер һәм иҗат сәхифәләре, хатлар, тәрҗемәләр белән тулыландырыла.
Ике том басылган арада “Урал” фонды тарафыннан нәшер ителгән һәм бизәлеше, сыйфаты белән алдагыларыннан аерылмаган “Һайланма әҫәрҙәр” (2011) китабына пьесалары тупланып бирелә.
Пьесалары шулай ук “Ул ҡайтты” (1964), “Әсә хөкөмө” (1965), “Балаҡайҙарым” (1974) җыентыкларында һәм “Пьесалар” (1969, 1972, 1978) исеме астында төрле елларда басылып чыга. Татар телендә “Шигырьләр” (1993), “Җиз кыңгырау моңнары” (1998), шагыйрьнең уллары Азамат һәм Салават булышлыгы белән чыккан “Атнабай. Халык шагыйре” (Уфа, Рухият, 2000) китаплары шулай ук үз укучысын тапты. “Җиз кыңгырау моңнары” китабына язган кереш мәкаләсендә Роберт Миңнуллин “Атнабайны каршылагыз!” дип оран салуы белән бергә, шагыйрьнең күп­кырлы шәхесен ачты, ихлас фикерен шигърият сөючеләргә ачык җиткерде.


Атнабайның урыс теленә тәрҗемәдә дөнья күргән ши­гырьләре (“Любовь моя, тоска моя” (Уфа, 1969), “Ты всегда со мной” (Уфа, 1972)), нигездә, мәхәббәт темасына багышланган. Каләмдәше Марат Кәримов әйтүенчә, “йолдызлар кабызучы” шагыйрь башкаларга да үз очкынын бирә алу сәләтенә ия. Шагыйрь хакында истәлекләр тупланган “Был ерҙе мин матурларға тыуҙым...” (2003) китабы якты хатирәләрне үз эченә ала. В. Шәйхлисламова тарафыннан төзелгән, үзнәшер юлы белән чыккан “Күңелләрдә Атнабай” (Уфа: Матбугат йорты, 2023) китабы Атнабайны туган ягы, Тәтешле районы белән бәйләүче җеп булып тора. Әдип иҗатына бәяне каләмдәшләре Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Наҗар Нәҗми, Марат Кәримов, Роберт Миңнуллин, Рим Идиятуллин, Расих Ханнанов, галимнәр Суфиян Сафуанов, Рәиф Әмиров һәм башкалар бирә.


– Альбина Габит кызы, Атнабай иҗатына, әдәбиятчы, тәнкыйтьче буларак, шәхсән Сез нинди караштасыз?


– Атнабайны әле дә яратып укыйлар, китапларын эзлиләр, таушалып беткән шигъри җыентыкларын кулдан-кулга күчереп йөртәләр, өлкәннәр дә, яшьләр дә шигырьләрен ятлап юаныч таба, зур сәхнәләрдән сөйли, йотлыгып тыңлый. Хәтта социаль челтәрләрдә дә Атнабай замандаш буларак яшәвен дәвам итә. Чөнки ул яшәеш кануннарын, аның эчке драматизмын якыннан тойган, төрле чор укучы күңелен яулап алырлык шигырьләр иҗат иткән. Җәмгыятьтәге вакыйгаларны журналист күзлегеннән генә түгел, ә иҗтимагый-фәлсәфи җәһәттән дә чыгып бәяләгән әдип үзеннән соң фәһемле иҗат мирасы калдырды.
Кеше күңелендә туган мәңгелек сорауларга җавап эзләп бәргәләнүләр дә, авыр минутларда иңнәргә рухи канат куярдай фәлсәфи уйланулар да, гашыйклар күңелен актарып салырлык мәхәббәт кичерешләре дә бар аларда. Шигырьнең эчке аһәңе көтелмәгән гыйбарәләр белән көчәйтелеп, халык акылын туплаган гади сөйләм аша баетыла. Гадилеге белән халыкка якын да инде Атнабай!
Ярты гасырлап вакыт үтсә дә, Атнабайның “Җиз кыңгырау моңнары”, “Бәхет”, “Ярамыйга карамый”, “Әнкәй, синең кулларың” кебек җырлары халык теленнән төшми. Нәкъ менә халык мәхәббәте шагыйрьне үлемсез итә.
Тормышны гына түгел, үз исемен дә шигъри биеклеккә күтәргән шәхес ул! Каләм иясенә шуңардан да бөек бәһа бар микән?!


– Шагыйрьнең дөнья күрмәгән әсәрләре бармы?


– “Сез белмәгән Атнабай”да шагыйрьнең архивында калып, басылып өлгермәгән берничә шигыре урын алды. Шулай ук аның туган авылы Күрдемдәге музеенда дистәләгән папкаларга җыелган кулъязмалары арасында да төрле сәбәпләр белән басылмый калган язмаларын очрарга мөмкин. Төргәк-төргәк язмаларны күздән кичергәндә, Атнабайның башка сыйфатлары да ачыла бара.
Беренчедән, ул язганнарын пөхтә итеп тәртипкә салып җыя барган. Алар арасында машинкада басылганнары да, күчереп язылганнары да, төзәтмәләр кертелгән язмалар да очрый. Кәгазьләр арасында китап укучылар белән бул­ган очрашуларда бирелгән сораулар, төрле теләк-юлламалар язылган кәгазьләр сакланган. Икенчедән, Атнабай шигырь язу арасында рәсемнәр дә сызгаларга яраткан. Шакмаклы дәфтәрнең беренче битенә әсәрнең исеменә туры китереп күгәрченнәр төшергән сурәт истә калды. Икенче бер төргәктә “Минем тәрәзәдән тышка карап торгандагы күренеш” дип исемләнгән, сылу кыз гәүдәсе төшерелгән сурәттә шагыйрьнең шаян, тормышка юмор белән каравын тагын бер кат искәртә.
Гомумән, Атнабай шәхесе, Атнабай иҗаты әле ачылып бетмәгән. Кулъязмаларга нигезләнеп, шагыйрьнең иҗат лабораториясе серләрен дә ачып булыр иде, бәлки. Атнабай иҗатын системага салып, фәнни яктан анализлап, укучыларга җиткерү эшен дә башлау зарур. Атнабай тирәсендәге имеш-мимешләр дә укучы күңелен кыбырсытып тора. Шагыйрь иҗатын тулырак чагылдырырлык материаллар бихисап, басылмый калганнардан янә бер китап чыгарып булыр иде. Анысы – киләчәк эше.


– Басманы нәшергә әзерләүдә кемнәр катнашты?


– Китапны нәшер итүнең матди чыгымнарын күтәрүче Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерәбез. Инде җыентыкның икенче басмасын нәшер итү турында да фикерләр яңгырый. Китапның рәссамы Искәндәр Нигъмәтҗановка, корректор Гөлшат Абдуллинага, текстны битләргә салучы Гүзәл ханыма, “Тулпар” журналы хезмәткәре Дилбәр Булатовага һәм киңәш-теләкләре белән ярдәм итүче һәркемгә зур рәхмәтләремне җиткерәм!



Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА
әңгәмәләште.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас