+7 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Яратмыйм мин аларны"

Ризат Рамазановка аларны яратмаулары турында үзенә ишетергә туры килгән.

"Яратмыйм мин аларны"
"Яратмыйм мин аларны"

Ризат Рамазанов Чаллыда үзе белән булган хәлне видеога төшергән. Ул анда кибеткә кергән. Сатучы аны җырчы Ризатка охшатуын әйткән, ә җырчы «мине гел шуңа охшаталар» дип, үзенең кем икәнен белгертмәгән.

"Гел бер-берсен ярату турында сикереп-сикереп җырлыйлар, яратмыйм мин аларны, әни дә яратмый", - дигән сатучы.

Шуннан соң Ризат Рамазанов чыгып китә һәм үзләренең концертына иң кыйммәтле билет алып, кибеткә яңадан килә. Бәлки сатучының фикере үзгәрер, дип өметләнә.. Сатучыга үзен таныта, билет тәкъдим итә, ләкин тегесе алмый. "Яратмаган җырчыларга бармыйм", - ди.

Комментарийларда сатучының фикере белән килешүчеләр күп. Сез килешәсезме?

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: